69 яшьлек чүпрәлеле мошенниклар тозагына эләккән
Счетчик алмаштырабыз, дип алдаганнар...
Пенсионерга бер кеше шалтырата һәм үзен «Энергосбыт» хезмәткәре дип таныштыра. Ул электр энергиясен исәпкә алу приборының куллану вакыты беткәнен һәм аны алмаштырырга кирәклеген әйтә. Беркатлы райондашыбыз ризалаша. Сөйләшү барышында мошенниклар СМС аша килгән кодларны әйтүен сорыйлар. Нәтиҗәдә, ир-ат картасындагы 600 мең сум акчасыннан «колак кага».
Аннары ул үзен алдаганнарын аңлый һәм полиция бүлегенә хәбәр итә. Әлеге факт буенча хәзергесе вакытта тикшерү эшләре бара.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча полиция начальнигы Ранис Латыйпов мошенникларның яңадан-яңа алдау төрен уйлап табулары турында сөйли.
—Җинаятьләрнең күпчелеге (54,5%) интернет аша башкарыла. Шул ук вакытта мошенниклар еш кына «виртуаль» телефон номерларын куллана. Икенче урында — IP-телефония (24,2 %), шул исәптән «алмаштырылган» номерлардан шалтыратулар. Калган 21,3 % алдау кәрәзле элемтәгә туры килә.
Нинди яшьтә булсаң да мошенниклар хәйләсенә эләгергә мөмкинсең. Ешрак 30 яшьтән 49 яшькә кадәрге кешеләр мошенниклар корбаны була, өлкәннәр арасында да алданучылар күп.
Мошенниклар корбан итеп хатын-кызларны аеруча еш сайлый: алар 57 процент очракта мошенниклар тозагына эләгә.
Явыз ниятле мошенниклар еш кына шалтыратып үзен банкның иминлек хезмәте дип таныштыра һәм счет яки карта белән проблемалар барлыгы турында хәбәр итә. Алар карта мәгълүматларын яки СМС аша килгән кодларны атауны сорый. Мондый мәгълүматларны беркайчан да хәбәр итмәгез — аларны банк сорамый.
Шулай ук, җинаятьчеләр еш кына бурычлар рәсмиләштерү яки паспорт мәгълүматларын белү өчен аккаунтларны «вата». Аферистлар булмаган товар өчен алдан түләүне сорый яки танылган кибетләрнең сайтының дубликатын ясый.
Тиз генә акча эшләү яки инвестицияләр турындагы вәгъдәләр еш кына акчаларны югалтуга китерә. Шулай ук, төркемнәрдә дә ялган сатучылар очрый. Мошенниклар туганнар исеменнән шалтыратырга һәм юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу сәбәпле яки штраф түләү өчен акча сорарга мөмкин.
Соңгы вакытта мошенниклардан Татарстан Дәүләт хезмәте порталындагы шәхси кабинетка керү өчен күп төрле шалтыратулар килә. Кыскасы, кешеләрне алдау, кредит алдыру өчен мошенниклар әллә нинди хәйләле, шул ук вакытта ышандыра торган юлларга бара.
Төп кагыйдә — чит номерлардан шалтыратканда сакчыллык күреп сөйләшергә, әйтелгән фактларны тикшереп карарга, карта мәгълүматларын, парольләрне берәүгә дә хәбәр итмәскә, арзан бәядән тәкъдим ителүче товарларга кызыкмаска кирәк.
Россия Эчке министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең телефон номерлары: 01 һәм 8 (84375) 2-20-45.
Венера Низамова, «Татэнергосбыт» җәмгыятенең Чүпрәледә клиентларга хезмәт күрсәтү офисы җитәкчесе җитәкчесе:
—Электр энергиясен исәпләгечләренең, башкалары кебек үк, хезмәт итү вакыты бар. Прибор паспортында аны тикшерү вакыты күрсәтелгән. Тикшерүләр аралыгыннан чыккан яки ватылган электр энергиясе счетчиклары бушлай алмаштырыла. Әлеге эшләрне подрядчы оешмалар эшли. Соңгы елларда электр энергияләрен исәпләгечләр "акыллы (умные) счетчиклар«га алмаштырыла башлады. Алар урамга куела, шуңа күп вакыт хуҗалар аны белми дә кала (өйдә булмаса). Әмма соңыннан хезмәткәрләр барып, документлар белән таныштыра, аларны йорт хуҗасына тапшыра. Телефоннан шалтыратып, электр энергиясе счетчигын алмаштырырга дип әйтәләр, шулай ук, төрле СМСлар, кодлар һ.б. сорыйлар икән—ышана күрмәгез. «Татэнергосбыт» хезмәткәрләренә боларның берсе дә кирәкми, бу—мошенниклар!
Белешмә
2025 ел башыннан районда мошенниклар тарафыннан 22 алдау факты теркәлгән. Гомуми сумма.... ны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев