Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

60тан артык чүпрәлеле Covid-19дан вакцина ясаткан

Коронавируска каршы вакцина һәм антитәнчекләр турында нәрсәләр белергә тиешбез?

Актуаль әңгәмә

Вакцина ясату күпме тора, авырып терелгән булсаң аны ясату кирәкме? Әлеге һәм тагын берничә сорау белән район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Илал улы Шиһабетдиновка  мөрәҗәгать иттек.

– Коронавирустан вакцина беренче чиратта кемнәргә ясала?

– Безнең район үзәк хас-таханәсендә вакцина теләгән бөтен кешегә дә, сәламәтлеген тикшергәннән соң, ясала. Һәм шуны да ассызыклыйсым килә –  прививка ясатканнан соң, кешедә коронавируска каршы ике ел дәвамында иммунитет булачак.

– Вакцина ясату өчен күпме түләргә кирәк?

– Коронавирустан прививка бушлай ясала!

– Вакцина бөтен кешегә дә җитәрме соң?

–Әлегә район үзәк хас-таханәсенә  барлыгы 140 данәдә вакцина кайтты.

Инъекцияне саклау шартлары да катлаулы. Ул туңдырылган килеш саклана. Һәм бер ампула биш кешегә җитә. Ягъни инъекцияне эреткәннән һәм башлаганнан соң ул биш кешегә ясалырга тиеш. Аны кире туңдырырга да, түгәргә дә ярамый.

– Вакцина ясалганнан соң ниләрдән тыелып торырга кирәк?

– Организмда вируска каршы тотрыклы иммунитет  формалашсын өчен вакцинаны ясатыр алдыннан һәм соңыннан да 3-5 көн дәвамында спиртлы эчемлекләр куллануны чикләү кирәк. Хәер, бу барлык прививкалар вакытындагы стандарт рекомендация. Җәмәгать урыннарына чыгудан тыелып торуны, битлек режимын катгый саклауны, элемтәләрне минимальләштерүне, спорт, физик хезмәт белән шөгыльләнүне чикләүне, социаль дистанция тотуны, иммун системасына авырлык китерә торган даруларны эчми торуны да киңәш итәбез.

– Прививка кемнәргә ясалмый?

– Сез уйламагыз, район үзәк хастаханәсенең процедуралар бүлегенә киләсең дә, тиз генә прививка ясарлар, дип. Привика ясалганчы әле кешедә антитәнчекләрнең, хроник авыруларның барлыгы-юклыгы тикшерелә.

Күкрәк сөте ашатучы әниләргә, йөкле хатыннарга, тән температурасы югары һәм хроник авырулары  булганнарга вакцина ясалмый.

– Прививкадан соң авыру билгеләре күзәтелергә мөмкинме?

–  Вакцинацияләү ике этапта уза. Ягъни ул өч атналык интервал белән организмга ике тапкыр кертелә. Беренче прививкадан соң антитәнчекләр барлыкка килә, икенчесе белән нәтиҗә беркетелә, озакка сузыла торган иммунитет формалаша. Инъекциядән соң температура күтәрелергә мөмкин, бу организмның гадәти реакциясе һәм ул уза.

– Вакцина ясатырга теләгән авыл кешесе ни эшләргә тиеш?

– Иң беренче чиратта, 2-24-90, 2-25-91  телефон номерларына шалтыратырга һәм үзенең вакцина ясатырга теләвен әйтеп, язылырга тиеш.

– Бүгенге көнгә район үзәк хастаханәсендә ничә кешегә вакцина ясалды?

– 60тан артык кешегә вакцина ясалды.

Сәламәтлегебез үзебезнең кулда, хөрмәтле райондашлар. Коронавирус массакүләм вакцинациясез чигенмәячәк. Тикшеренүләр коронавирус белән авырганнан соң кеше организмында барлыкка килә торган антитәнчекләр-нең кабат авырудан 5-6 ай, я булмаса аннан аз вакыт дәвамында гына саклый алуын күрсәтә. Ә вакцина авырудан ике ел дәвамында саклый. Авыру эләктергәндә дә аны җиңел формада уздырырга мөмкинлек бирә, -ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Ильмас Шиһабетдинов.

Белешмә

Пандемия башланганнан бирле вируслы пневмония белән Чүпрәле районында 185 кеше авырган. Аның 180е дәваланган. Биш кеше үлгән. Үлүчеләрнең яшь категориясе:

1 кеше – 60 – 70 яшь арасы;

1 кеше – 70-80 яшь;

2 кеше – 80 -90 яшь;

1 кеше – 90 һәм аннан да өлкәнрәк.

Авыруны йоктырып, аннан терелүчеләр арасында иң яше - 1988 елда, иң өлкәне – 1937 елда туган кеше.

Бүгенге көндә район үзәк хастаханәсендәге вакытлыча инфекцион госпитальдә 23 кеше дәвалана.

Госпиталь октябрь урталарында эшли башлаган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев