Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

50 ел бергә: Сабырлыкны һәм эш яратуны юлдаш итеп

50 ел гомерне бергә кичкән Шәрәфетдиновлар үз бәхетләренең серен дә әнә шунда – сабырлыкта һәм хезмәттә күрә.  

 

Бу тормыш -  серле бер могҗиза, адәм балалары бер күрмәгән, бер белмәгән җирдә очрашалар да бер пар булып тормыш дулкынына кереп китәләр. Чүпрәле егете Дамир да үзенең Наиләсен Зур Чынлы авылында тапкан. Кызның зур кара күзләре, куе кара чәчләре, елмайганда бит очлары чокыраюы, зифа буе, татар кызларына гына хас оялчанлыгы бер күрүдә әсир итә егетне. Дамир да төшеп калганнардан түгел, җилдәй җитез , матурлыгы дисәң күз явын алырлык, тел байлыгын да Ходай мулдан биргән. Шуның өстенә җиңел гәүдәле, күбәләктәй очып-очып бии дә әле. Ә Наилә исә моңлы итеп җырлый.  Ике яшь йөрәкнең кавышуына иҗатка, сәнгатькә булган кызыксынулары да  этәргеч ясагандыр - гомер юлларын алар бергә бәйлиләр.

Заманына күрә матур итеп, билен һәм җиңнәрен бөреп теккән, озын киң итәкле күлмәк кигән  кулларында чәчәк бәйләме тотып килеп кергән кызны Дамирның әтисе Сираҗетдин абый, әнисе Сәйри апа ачык йөз белән, шатланып каршы алалар. Шатланырсың да! Зур уллары өйләнә бит . Озак көттерми гөрләтеп туй да ясыйлар алар.

Баштагы елларны әти-әниләре белән торсалар да, соңрак яшь Шәрәфетдиновлар башка чыгып, аерым йорт төзиләр. Гаилә булгач  җимешләре булмый буламы соң, бер-бер артлы ике уллары: Динар, Илдар һәм кызлары Гүзәл дөньяга киләләр. Авыл җирендә туып, эш белән чыныгып үскән Дамир белән Наилә балаларга да шундый ук тәрбия бирәләр. Һәрберсен укыталар, егетләре армия хезмәтләрен үтиләр, өчесен дә башлы- күзле итеп әти-әни  бурычын өсләреннән төшерәләр. “Алма агачыннан ерак төшми,” -  диләр бит. Балалары да үзләре кебек тәүфыйклы, уңган, тормышка яраклы булып җитешәләр.

Дамир өйләнгәнче үк район элемтә үзәгендә (почтада) эшли, һәм  лаеклы ялга киткәнче шунда төрле эшләр башкара - оешма җитәкчесе, җитәкченең урынбасары булып та тора.  Нинди генә эшкә тотынса да ихлас күңел биреп, җиренә җиткерә. Бер чорда Наиләсе дә аның белән бергә шул коллективта эшли. Ә коллектив зур , хөрмәткә лаеклы олы яшьтәге хезмәткәрләр белән бердәм, тату яшиләр, бәйрәмнәрне матур үткәрәләр, районның җәмәгатъ эшләрендә катнашалар. Кыскасы армый-талмый, намус белән хезмәт итәләр , республикабыз һәм район җитәкчеләренең олы хөрмәтләренә дә шуңа ирешәләр.

Вакыт тиз үтә - өйдән эшкә , эштән өйгә  йөри торгач,  гомер үткәнен сизми дә каласың икән ул, әле яңа гына яши башлаганнар иде кебек, баксаң ярты гасыр узган...

Безгә язган гомер китабының

Реклама

Һәркөн саен бите юкара,

Әйтерсең лә гомер кичүләре

Күзне ачып – йомган бер ара – диюләре юкка гына түгел күрәсең.

Ә шулай да үкенечле түгел, ни дисәң дә алар бергә бит!  Чәчәкләр эченә күмелеп утырган йортлары, яшелчә, җиләк-җимешнең очы-кырые юк, мунча ягыйм дисәң мунчасы, йорт тулы кош-корты. Пөхтә итеп җыештырылган өйдә һәрчак камыр ризыклары пешеп, хуш исләр тарата. Балалар, тирә-күршеләр, туган-тумачалар килеп, кайтып тора. Җиде оныгыбызга куанабыз, олыгайган көнебездә булса да намазлар укып, кушканнарын үтәп яшәүләр насыйп булды, -ди Наилә апа, бүгенге көннәреннән канәгатьләнүен белдереп. _ Барысына да ирешер өчен, үзеңне бәхетле тояр өчен булган нигъмәтләрдән кәнәгатьлек хисе белән,  Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булып, тыныч күңел белән матур итеп, тормышны яратып яшәргә, сабыр итә белергә кирәк, -ди.

50 ел гомерне бергә кичкән Шәрәфетдиновлар үз бәхетләренең серен дә әнә шунда – сабырлыкта һәм хезмәттә күрә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев