Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

38 ел белем дөньясында

Мәктәп тормышына бөтен күңеле белән бирелгән, аның үткәнен барлаучы, хәзергесе өчен янып-көеп йөрүче кешеләр бар. Һәм кешене  дә эшенә, куйган хезмәтенә карап бәялиләр.

Фоат Нәҗип улы Кече Чынлы авылында Гөлҗиһан апа һәм Нәҗип ага гаиләсендә 4нче бала булып дөньяга килә. 10нчы сыйныфтан соң, Тәтеш педагогия техникумында укый. 1976-1979 елларда армия сафларында хезмәт итә. 1981 елда туган авылында, Кече Чынлы урта мәктәбендә, НВП дигән фәнне укыта башлый. 38 ел бертуктаусыз хезмәт итә. Мәктәпнең уңышларында, абруенда аның өлеше  әйтеп бетергесез. Бөтен куәтен, кодрәтен, күңел байлыгын Кече Чынлы балаларына юнәлдергән тынгысыз педагог ул. Иң әһәмиятлесе –ничә буын укучыларга төпле белем һәм тәрбия биреп, олы тормыш юлына озатуда бар белемен, энергиясен кызганмаган шәхес ул.

Фоат Нәҗип улының укучылар белән уртак тел таба белүе, кирәк чакта дөрес юнәлеш, акыллы киңәшләр бирүе, хезмәттәшләрен яңа уңышларга канатландырып торуы  аңа карата һәркемдә хөрмәт хисе уята. Укучылары олимпиадаларда һәрвакыт призлы урыннар яулый. Үзе дә күп ярышларда катнашып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министырлыгының, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнде.

Шушы көннәрдә Фоат Нәҗип улының 60 яшьлек юбилее.

Хөрмәтле

Фоат Нәҗипович!

Юбилейлы туган көнегез белән тәбрик итәбез.

Сезгә нык исәнлек, бетмәс шатлыклар, гаилә иминлеге телибез. Әлфия ханым белән пар канатлар булып балагызның, оныкларыгызның шатлыгына куанып,  озын гомерләр кичерергә язсын сезгә.

Хезмәтегез сезне тагын да югары уңышларга ирештерсен. Башкарган эшегезнең игелеге югалмасын – укучыларыгызның чиксез рәхмәте буларак, күңелегезне җылытып торсын!

Хөрмәт белән Кече Чынлы урта  мәктәбе укытучылар коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев