27 ел дәвамында Чүпрәледә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җылы йорт» социаль приюты эшли
Балалар күңелен җылытучы йорт
Җир йөзендәге иң зур игелек — ул ятимнең гарипләнгән җанын дәвалаудыр, яклаучысыз калган шул сабыйга әти-әни дип әйтү бәхетен кайтарудыр....
«Җылы йорт» приюты үз гаиләләрендә нормаль шартлардан мәхрүм ителгән, ата-аналарының назын, җылысын күрмәгән йөзләрчә баланы сыендырды. Приютта тәрбияләнгән балаларның күбесе мөстәкыйль тормыш юлына баскан. Алар педагогларны һәм тәрбиячеләрне хөрмәтләп телгә алалар.
—Һәр гаиләдә, хәтта уңышлы дип саналганында да, проблемалар килеп чыгарга мөмкин, — дип сөйли «Җылы йорт» социаль приюты директоры Илһам Баһаутдинов.— Без балигъ булмаган балаларны вакытлыча урнаштыру һәм аларга тиешле социаль хезмәтләр күрсәтү бурычын үтибез.
Приютта балалар өчен барлык шартлар да тудырылган, зур бассейнга хәтле бар. Көненә 5 тапкыр туклану оештырылган, яшәү өчен бүлмәләр бик уңайлы. Психологик ярдәме, ял итү һәм шөгыльләнү бүлмәләре, процедура кабинетлары бар.
—Балаларны тәрбияләү, уку-укыту юнәлешендә махсус прогммалар нигезендә эшлибез. Мәктәпкәчә яшьтәгеләре барлык балалар шикелле үк, Уби урта мәктәбендә белем алалар, сыйныфтан тыш чараларда актив катнашалар. Моннан тыш, район үзәгендәге балалар иҗат йортына шөгыльләнергә йөриләр, «Акчарлак» бассейнына баралар. Оешма-предприятиеләрдә һөнәри юнәлеш буенча эксурсияләр узалар, эшчәнлекләре белән танышалар. Кыскасы, бер генә минут та бушка узмый.
Приют күләмендә дә төрле чаралар оештырыла. Бәйрәмнәр үткәрәбез, әти-әниләрне дә чакырабыз. Балалар хезмәт тәрбиясе дә ала.
Бүгенге көндә приютта 20 ләп бала тәрбияләнә. Әлеге сан гел үзгәреп тора: берсе килә, икенчесе китә. Биредә устав нигезендә 3-18 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнә. Алар күрше Кайбыч, Буа, Апас, Тәтеш районнарыннан, Казан шәһәреннән килә, чүпрәлеләр дә бар.
Билгеле, приютка бер баланы да рәхәт тормыштан алып килмиләр. Һәрберсенең артында күп очракта ачы, гыйбрәтле гаилә тарихы. Араларында кире үз гаиләләренә кайтарылганнар да, опекага, уллыкка яки кызлыкка алынганнары да, балалар йортына озатылганнар да бар. Билгеле, махсус комиссия баланы ахыргача үз әнисе, үз әтисе йортына кайтарырга тырыша. Гәрчә кайчагында ата-аналарга, хаталарын танып, туры юлга басар өчен берничә ел кирәк була. Тик, кызганычка, күпме вакыт узып та үзгәрмәгәннәре дә бар.
"Ничек кенә булмасын, без һәр баланы үзебезнеке кебек якын итәбез. Приютта эшләүче 45 кешегә барлык хуҗалык эшләрен, үзләренең балаларны калдырып, көннең күпчелек өлешен, ә кайчагында төннәрен дә приютта уздырырга туры килә, — дип сөйләвен дәвам итә Илһам Иршат улы. — Безгә килгән бер баланың да холкы җиңел түгел. Шуңа да алар белән очраклы тәрбияче эшли алмый. Олы йөрәкле кеше булырга тиеш ул. Бер үк вакытта укытучы булуы да, кирәккәндә психологик ярдәм күрсәтә белүе дә мөһим. Безнең белгечләр баланы тернәкләндерү, гаиләгә сау-сәламәт итеп кире кайтару өчен бөтен көчләрен куялар.
Приют тормышы белән кызыксынучылар, ярдәм кулы сузучылар, Аллаһка шөкер, бар, ди җитәкче. Монысы сөендерә.
—Приютка волонтерлар һәм балаларыбызның язмышына битараф булмаган олы йөрәкле кешеләр еш килә. Гадәттә алар балалар белән аралаша, хәйрия ярдәме күрсәтә,-ди Илһам Баһаутдинов.— Форсаттан файдаланып, эшмәкәрләргә, мәчетләргә-имам-хатыйпларга, предприятие һәм учреждение җитәкчеләренә, гомумән, битараф булмаган районыбыз халкына приютка системалы рәвештә матди һәм рухи ярдәм күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бердәм булуыбыз һәм сезнең ярдәмегез балаларның социаль-көнкүрешен тәэмин итүне камилләштерә.
"Җылы йорт«та никадәр җылылык тудырылса да, һәр бала гаиләдә, әти-әни җылысына һәм назына тиенеп үсәргә тиеш. Әмма төрле сәбәпләр аркасында, күбесенчә кайбер әти-әниләрнең үз бурычларын тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә, гаиләсеннән читтә, социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүче сабыйлар да бар шул. Аларның киләчәктә үз гаиләсе булыр, алар анда үз балаларын мондый шартларга төшермәсләр, дип телик.
Белешмә
«Җылы йорт» приюты 1998 елның 19 декабрендә тәүге тапкыр үз ишекләрен ача. Шушы еллар эчендә приютта 2000нән артык бала реабилитация узган.
Фикерләр
Антонина Хәлилова, район социаль яклау бүлегенең элек еллардагы җитәкчесе:
–“Җылы йорт” приютының үсешенә, нәтиҗәле эшчәнлегенә иң зур өлеш кертүчеләрнең берсе, ул - Зинаида Пелекейкина. Приют җитәкчесе булып ике дистә елдан артык эшләде. Беренче елларда учреждениегә финанс ярдәме әлләни булмаганлыктан, җир кишәрлеге рәсмиләштереп, Зинаида Петровна үзенең командасы - хезмәткәрләр белән яшелчә-җимеш үстерү, йорт хайваннарын асрау белән (хәтта куяннарга кадәр бар иде) шөгыльләнде. Алар белән бергә балалар да хезмәткә өйрәнделәр. Ул елларда Чүпрәле районы приютының "Россия балалары" дип исемләнгән федераль программага керүен дә әйтеп китү урынлы булыр. 2001 елда исә приют Татарстан Республикасы социаль яклау министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде. Бергә, бердәм булып эшләдек.
Зинаида Петровнаның якты хәтере, аның мәрхәмәтле, олы йөрәкле булуы күңелләребездә саклана.
Нурлеҗиһан Айметдинова, опека һәм попечительлек бүлегенең элекке җитәкчесе:
–“Җылы йорт” приютының барлыкка килү тарихы хезмәт юлымда билгеле бер эзен калдырды. Әти-әниләре игътибарыннан, тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларны урнаштырырга урын юклыктан, Азнакайга кадәр бара идек, анда да кабул итми иделәр. Әлеге мәсьәлә белән җитәкчелеккә мөрәҗәгатьләр белән керә башладык. Нәтиҗәдә, приютны үз районыбыз җирлегендә ясарга дигән карар кабул ителде. Вакытлыча балаларны урнаштырыр өчен, башлап, Уби авылындагы иске бер бина бирелде. Күп тә үтми, республика җитәкчелеге ярдәме белән яңа бина төзелә башлады. Билгеле, бу бик зур ярдәм булды. Яңа бина 1998 елда 15 баланы кабул итеп, эшчәнлеген башлап җибәрде.
Хезмәтем авыр хәлдә калган балаларга ярдәм итү белән бәйле булганлыктан, инде лаеклы ялда булсам да, приют тормышы белән танышып торам. Андагы шартларның заманча булуына шатланам. Билгеле, бала һәрзаман үз гаиләсендә үссә, тәрбияләнсә бик яхшы булыр иде. Әмма дөнья булгач төрле хәлләр була - тормышыбызда приютларга да, картлар йортларына да ихтыяҗ бар шул әле...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев