Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

26 сентябрь -Татарстанда Гошер көне дип игълан ителә

Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Татарстанда гошер сәдакасын җыеп аны мохтаҗларга тарату буенча традицион кампания башланды. Шул нисбәттән 2020 елның 26 сентябре ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан республикада Гошер көне итеп игълан ителә.

Көз айларында мөэмин-мөселманнарга тагын бер бурыч йөкләнде: ул да булса, гошер сәдакасын тапшыру.  Кампания кысаларында бакча уңышының бер өлешен мохтаҗлар файдасына мәчетләргә тапшырырга мөмкин. Мөселманнардан актив рәвештә җиләк-җимеш һәм яшелчәләр: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, суган, алма, слива, шулай ук кышка әзерләнгән кайнатмалар кабул ителә.  Соңыннан җыелган сәдакалар оешкан төстә мохтаҗларга тапшырыла.

Гошер ул – җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Ә зәкят бирү – Ислам диненең өченче баганасы. Аллаһы Тәгалә “Бәкара” (“Сыер”) сүрәсенең 277нче аятендә безгә шундый бер нәсыйхәтен җиткерә: “Иман китереп изге гамәлләр кылучы, намазларын укып, зәкятләрен бирүче мөэминнәрнең әҗере Раббылары хозурында. Аларга ахирәттә курку һәм көенү булмас”. Ягъни шушы гамәлләрен башкарган кеше Кыямәт көнендә бернинди дә курку-көенүне күрмәс.

Үткән елны районыбыз мөселманнары тарафыннан мәчетләргә туплап, район җирлекләрендә үстерелгән 50 тоннага якын уңышны ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга өлеш итеп бирелде.

Гошер сәдакасын тапшырырга теләгән райондашларыбыз мәчетләргә мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефоннар: 89372808050 - Науметов Фаргать Афаулла улы, мөхтәсибәтнең оештыру бүлеге җитәкчесе

Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, район имам-мөхтәсибе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев