2026 елның беренче гаиләсе Чүпрәледә–Сәлимҗановлар
Район ЗАГС бүлегендә быелның беренче пары никахларын рәсмиләштерде.
Күркәм гадәт буенча,яңа елның беренче гаиләсен теркәү тантаналы шартларда уздырыла. Яшьләрнең беренче гаилә тантанасы да 26.01.2026 саны белән гәүдәләнә.
Гөлнара һәм Рамиль Сәлимҗановлар гаиләсен район башлыгы Марат Гафаров, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Иосиф Кукушкин, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Альбина Шәрәфетдинова котладылар.
–Һәр гаилә, һәр туган бала безнең районыбызның, республикабызның, илебезнең нигезе булып тора. Бер-берегезгә булган олы хисләрне еллар дәвамында саклап яшәгез, бәхетле булыгыз!,-диде Марат Ринат улы яшьләргә һәм беренче гаилә документларын–никахлашу таныклыгын һәм бүләкләр тапшырды.
Котлауларга яшьләрнең якыннары да кушылды, алар да изге теләкләрен юллап, хәер-фатихаларын җиткерделәр.
Гөлнара һәм Рамиль икесе дә Иске Чүпрәле авылында туып-үскәннәр, урта мәктәпне тәмамлап, белгечлек алганнар.
Бүгенге көндә Гөлнара район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы, ә Рамиль “Татавтодор” җәмгыятенең Буа филиалындагы “Чүпрәле” юл ремонт-төзелеш идарәсендә эшли.
Яшьләрнең танышулары 2023 елда була. Ике ел дәвамында хисләр ныклыгы узганнан соң, алар никахлашырга уйлаганнар.
–Билгеле, елның беренче пары булу бик дулкынландыргыч. Аягыбыз “җиңел” булсын. Районыбызда яшь гаиләләр саны күп булсын, -дип теләкләрен җиткерделәр алар.
Гөлнара һәм Рамиль Сәлимҗановлар өчен бу көнне беренче вальс көе яңгырады, тантаналы чара онытылмаслык хисләр бләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев