10 октябрь - Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне
Әлеге бәйрәм Россиядә октябрьнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Быел исә ул 10 октябрьгә туры килә. Бәйрәм РФ Президентының Указы белән, 1999 елда гамәлгә куелган.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне-авыл хуҗалыгына һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү сәнәгатенә катнашы булган хезмәткәрләрнең һөнәри бәйрәме. Алар арасында - агрономнар, инженерлар, механиклар, машина йөртүчеләр, зоотехниклар, фермерлар, предприятие җитәкчеләре бар. Бәйрәмне профильле уку йортларын тәмамлаучылар, укытучылар, студентлар да үзләренеке дип саный. Ул, безнең кебек - аграр районнарда яшәүчеләр өчен, аерым әһәмияткә ия. Безнең якларда бу көн аерым бер җылылык, төрле чаралар белән, “Уңыш бәйрәмнәре” уздырып, билгеләп үтелә.
Тантана символик мәгънәгә ия. Һәм кыш башлану, беренче тапкыр туңдырулар, каты кырау төшү, кыр эшләре тәмамлану белән ассоциацияләнә. Бу көнне билгеләп, безнең республикада, Казан шәһәрендә авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәләре оештырыла. Тармакның алдынгы хезмәткәрләре, ветераннарны бәйрәм өстәле артына җыялар, алар өчен концерт күрсәтелә. Телевидение һәм радиостанцияләр эфирында тармакка багышланган тапшырулар трансляцияләнә.
Кызыклы фактлар
Авыл хуҗалыгы безнең эрага кадәр 10 мең елга якын элек барлыкка килгән.
Бодай 89 илдә 2,5 миллиард кеше өчен төп культура булып санала.
Париждагы Халыкара үлчәү палатасында уңдырышлылык эталоны булып кара җирнең туфрагы саклана.
Планетада 6000гә якын алма сорты бар. Үстерелә торган төрләр саны буенча Кытай, АКШ, Иран, Төркия һәм Россия лидер булып тора.
Француз агрономы Антуан Пармантье ватандашлары арасында бәрәңге үстерүне пропагандалый. Бу максат белән ул көндез үз биләмәләре тирәсендә кораллы сак оештыра. Төнлә исә сакчылар кешеләр бәрәңге бүлбеләрен урлый алсын өчен үз постларын ташлап китә.
Планетаның барлык коры җирләренең 39-50% ы авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен кулланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев