1 сентябрьдән 2021 елның беренче яртыеллыгы өчен “Туган як” газетасына язылу башланды
Көн вакыйгасы

1 сентябрьдән 2021 елның беренче яртыеллыгы өчен “Туган як” газетасына язылу башланды

Хөрмәтле райондашлар!

  "Туган як" - район тормышын тулысынча яктыртучы  басма. Редакция коллективы районыбыздагы яңалыклар, вакыйгалар, аның күркәм гаиләләре, хезмәт алдынгылары белән таныштыру, сездә килеп туган проблемаларны чишәргә ярдәм итү, туган көннәрен билгеләп үтүчеләргә якыннарының җылы теләкләрен, белдерүләрне вакытында җиткерү максаты белән эшли. Моңа өстәп, республикада һәм илдәге мәгълүматны яктырткан  “Атна вакыйгалары”  кушымтасы да  бер тупланмада килә.

Матбугатка хәзер өйдән  чыкмыйча, Татарстан дәүләт хезмәте электрон порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/) «Подписка» дигән сәхифә,  “ТАТМЕДИА” сайтында http://www.tatmedia.ru/podpiska/ адресы буенча  язылырга мөмкин.

Газетабызга язылу бәясе:

- редакциядән килеп алучылар өчен -  498 сум,

-почта бүлекләре аша алдыручыларга – 759 сум;

-юридик затларга, ягъни оешма-предприятиеләр өчен - 849 сум.


Нет комментариев