Реклама
Көн вакыйгасы
1 сентябрь белән: Марат Гафаровның яңа уку елы белән котлавы
Кадерле укучылар! Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар!
Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан ихлас котлауларымны кабул итегез!
Бу бәйрәм- иң тантаналы һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, ул барлык буыннарга да кадерле, яңа ачышлар һәм мөмкинлекләр дөньясына ишек ача торган бәйрәм. Бу көн турындагы якты хатирәләр безне гомер буе җылыта, игелекле эшләргә рухландыра, авыр минутларда ярдәм итә.
Беренче чиратта бүген мәктәп кыңгыравы чыңлаган беренче сыйныф укучыларын яңа казанышлар, җаваплы һәм җитди сынаулар белән котлыйсым килә. Югары сыйныф укучылары өчен ул һөнәр сайлауда һәм алга таба тормыш юлын билгеләячәк.
Бу уку елы кызыклы вакыйгаларга һәм иҗади табышларга юмарт булсын, ә мәктәп тормышы эчтәлекле һәм төрле булсын.
Укытучыларга һөнәри уңышлар, зирәклек, укучыларга максатка ирешүдә үҗәтлек, яхшы билгеләр, ата – аналарга сабырлык телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев