Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

1 октябрьгә кадәр: соцпакетмы, акчалата компенсацияме – сайларга кирәк

Табиблар дәүләттән бушлай дарулар алу мөмкинлеген кире какмаска киңәш итә. Гөлия Фәизова

Социаль пакет ул – ташламаларга хокукы булган категорияләргә дәүләт хисабыннан дарулар һәм медицина эшләнмәләрен бушлай алу мөмкинлеге. Федераль бюджет акчалары хисабына кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы  2005 елдан 122 номерлы Федераль закон нигезендә гамәлгә ашырыла. Соцпакет сугышта катнашучыларга, сугыш һәм хәрби хәрәкәт инвалидларына, барлык группа инвалидлар, шул исәптән балаларга, Ленинград блокадасында катнашучыларга каралган. Ташламага ия булучыларның 90 проценты – инвалидлар.

Федераль закон нигезендә пациентларның дарулардан баш тартып, акчалата компенсация алу мөмкинлеге бар. 2023 елда ул аена якынча 1313,44 сумны тәшкил итә.

2023 елда районыбызда әлеге мөмкинлектән хокукы булган 2553 кеше исәпләнә: шуның 1630ы (63,81%) - соцпакеттан баш тартып, акчалата компенсация алучылар.    

Табиблар әйтүенчә, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан очракта җитди авыруларны (онкологик авырулар, шикәр диабеты, бронхиаль астма, ревматоидлы полиартрит һ.б.) дәвалауга матди чыгымнар, кагыйдә буларак, дистәләгән һәм йөзләрчә мең сумнар белән исәпләнә һәм гаилә кеременә авырлыклар салырга  мөмкин.

Социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын быелның 1 октябренә кадәр яңартып була. Моның өчен пенсия һәм социаль иминият фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. 2023 елда бушлай дарулар алган кешеләргә гариза язу кирәкми.

–Кешедә булган авырулар бер көндә, бер мизгелдә кискенләшергә мөмкин. Шуңа да акчамы, яисә дарумы, дип сайлау алдында торганда, табиб буларак, исәнлек турында уйларга киңәш итәр идем. Хроник, еш кына прогрессив авырулардан интегүче инвалидларга даими ярдәмче терапия кирәк, гадәттә алар бик кыйммәткә төшә,-ди район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илдар Шиһабетдинов.

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада  август аена федераль ташламалар регистрында барлыгы 320 287 кеше теркәлгән булган,  шуның 195 меңнән артыгы социаль хезмәтләр җыелмасыннан, акча исәбенә  баш тарткан.  Ведомствоара эш нәтиҗәсендә соңгы 12 елда республикада баш тартучылар саны 10,1% ка кимегән.

Гөлсинә Чабаева, Түбән Каракитә авылы:

–Мин 9 елдан бирле. 3нче төркем группа инвалид. Йөрәгемә операция булды. Социаль хезмәтләр җыелмасын да шул вакыттан алам. Дәваханәләрдә, тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтлегемне ныгыту мөмкинлегеннән файдаланам. Соцпакетны акчалата алу турында уемда да юк, чөнки авыруым җитди. Дөнья хәлен белеп булмый, кыйммәтле дәвалану кирәк булырга мөмкин. Әгәр сиңа дәүләт өстәмә ярдәм күрсәтә икән, моның белән, һичшиксез, файдаланырга кирәк дип саныйм.

Белешмә

Елына бер пациентны дәвалауның якынча бәясе:

- шикәр диабетыннан –303 мең сум;

- психиатрия авыруларынан– 355,5 мең сум;

- онкология авыруларыннан– 9 млн.сум;

- бронхиаль астманы дәвалау бәясе: 70,5 мең сумга кадәр төшә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев