1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә сугыш чоры балалары һәм әфганчылар белән очрашу узды
Иске Чүпрәле беренче гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Сугыш урлаган балачак...” исемле 5а сыйныфы (сыйныф җитәкчесе Н.М.Кәримова) һәм “Яшь армейчылар”, өч буын вәкилләре, ягъни сугыш чоры балалары һәм Әфган сугышында катнашкан ветераннарыбыз белән очрашу үтте.
Бу очрашуга сугыш дигән ачы хәсрәтнең фаҗигасен туганнан ук тоеп, үз күзләре белән күреп, ачлык- ялангачлыкның ни икәнен татып үскән тыл ветераннары килде. Алар утлы елларда туган балалар, шуңа да сабыр һәм нык. Безгә Садеев А.К.,Бикмухамедов К.К., Сабирҗанов Ә.А., Шакуров Р.С., Азизова В.А., Җәмалетдинов Ә.А., Мөдәрисов Җ.А. һәм Әфганстанда үзенең Ватан каршында интернациональ бурычын үтәп кайткан Азизов Илдар Рафикъ улы килде. Үзләренең балачак елларын күз яшьләрен тыя алмыйча безгә җиткезделәр. Азат Кәримович, балачак елларында сугыш еллары һәм аннан соңгы чордагы авырлыклар турында сөйләде.
Камиль Корбангали улын тыңлаганда, хәтта күзләрдән яшьләр килде... Әйе,сугыш сабыйларга да ир-егетләр җаваплыгы салган. Без тарих итеп тыңлаган хикәятләр дә аларның үз башларыннан үткән хатирә бит. Ә Вера Александровна, Сабирзянов Әмир абый, Җәмалетдинов Әнвәр абыйларны тыңлавы, шундый рәхәт, тыңлыйсы да тыңлыйсы килеп тора.
Әфганстаннан исән кайткан солдатлар арабызда яши. Аларны “әфганчылар”, “ әфган егетләре” дип атыйлар. Тикмәгә генә шулай әйтмиләр. Чөнки алар туган илгә кайткач та “әфган егетләре” булып калдылар. Безнең кунагыбыз Азизов И.Р. утны-суны кичеп, язмышына төшкән авырлыкларны, сынауларны җиңеп чыгулары турында сөйләде.
5 а сыйныфы укучылары үзләренең музыкаль номерлары белән ветераннарыбызны сөендереп тордылар. Кичәнең истәлеге итеп, ветераннарыбызга чәчәк һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Очрашуның икенче өлешендә “Мәктәп музее”на сәяхәткә 10 б сыйныфы укучысы Җәмалетдинова Эльвира алып барды, шуннан соң мәктәп ашханәсендә, кайнар чәй янында, кунакларыбыз үзләренең әңгәмәләрен дәвам иттеләр.
Н.М.Кәримова, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев