1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары әниләренә бәйрәм бүләк итте
Талантлы укытучы, сыйныф җитәкчесе Нафиева Римма Галиевна, балаларны һәр яктан камил шәхес итеп тәрбияләү максатыннан, сыйныфтан тыш нинди генә чаралар үткәрми!
Чараларга ул әти-әниләрне дә җәлеп итә. Балаларыбызны бишенче сыйныфка кабул итеп алгач ук, сыйныф җитәкчесе укучылар – әти-әниләр белән берлектә республика күләмендәге бәйгеләрдә, шул исәптән, “Дус сыйныфның серләре” конкурсында катнашып, җиңүләр яулады.
Шимбә көнне, 24нче ноябрьдә, инде менә икенче ел рәттән укытучыбыз Нафиева Римма Галиевна үзенең 6нчы ”А” сыйныфы белән бергә зур кичә – әниләр бәйрәме үткәрде. Балаларыбыз безгә укытучылары тырышлыгы белән әзерләнгән бик күңелле концерт күрсәттеләр, әниләргә мәдхия җырладылар, үз куллары белән ясаган искиткеч матур бүләкләрен тапшырдылар. Без әниләр, тормыш мәшәкатьләреннән арынып, бик рәхәтләнеп ял иттек, күңел ачтык. Бергәләшеп чәй эчү сыйныф җитәкчесе һәм ана белән бала арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытты.
Римма Галиевна – гаять дәрәҗәдә киң эрудицияле, аның идеяләре бик көчле. Киләчәктә аңа яңа идеяләр белән ялкынланып эшләргә көч-куәт, энергия, шатлык-сөенечләр телибез.
Барлык әниләр исеменнән Таҗетдинова М.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев