Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!” исемле кичә узды

Бүген 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә "Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай!" исемле Тукай айлыгын йомгаклау кичәсе шаулап-гөрләп узды.

Бу айны гөрләтер өчен мәктәбебездәге һәр укытучы һәм укучы үзеннән саллы өлеш кертте. Алдан расланган план буенча "Тукай-шигърияттә", "Тукай-музыкада", "Тукай-башка телләрдә", "Тукай-сәхнәдә" исемле бүлекләр иҗади эш башкарды. Татарлар данын дөньяга таратуда зур роль уйнаган бөек шәхесебез иҗатын киң колачлап циклларга бүлеп бирүне иң уңышлы вариант дип таптык. Замана укучысының күңеленә үтеп керерлек, аның үзен җәлеп итеп, иҗат дөнясына чумдыру иде безнең максатыбыз. Мәктәбебез исемен республикада яңгыраткан, Тукай бәйгеләрендә җиңү яулаган укучыларга яшьтәшләре сокланып карады. Районыбызның талантлы шәхесе Вахитов Азат Мөхәррәм улының "Тукайга" исемле шигырен укучылар аеруча яратып сөйләделәр. Үзләре дә каләм тибрәтеп Тукайны зурлаучы укучылар да бүгенге Тукай айлыгын йомгаклау кичәсендә зур канәгатьләнү хисе алдылар. "Тукай-музыкада" циклы «Шүрәле» балетының язылу һәм куелу тарихын кызыклы итеп ачып бирде. «Шүрәле» сәнгать тарихында татар балеты һәм композитор Фәрит Яруллинның сәхнә өчен иҗат иткән бердәнбер әсәре буларак кереп калды. "Тукай-башка телләрдә" циклы буенча Тукай исеме рус, чуваш, инглиз телләрендә яңгырады бүген. "Тукай-сәхнәдә" циклы буенча укучыларыбыз аеруча да зур көч куйдылар. Тукай айлыгында булган ачык дәресләр, викторина, әдәби -альманах, шигырь уку бәйгеләре мәктәбебез укучылары хәтерендә озак еллар сакланыр.

Буын арты буын алмашыныр,

Гасыр арты узар гасырлар,

Шигъриятең һәйкәленә шулай

Язлар һаман гөлләр ташырлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Габдулла Тукай