Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

1 Май-Яз һәм Хезмәт бәйрәме көнендә Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында яшәүчеләр зиратта өмә үткәрделәр

Ял көнендә игелекле эштә катнашырга теләүчеләр бик күп җыелды. 

Бүген, 1 Май-Яз һәм Хезмәт  бәйрәме көнендә Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында яшәүчеләр зиратта өмә үткәрделәр. Бу хакта җирлек башлыгы Рөстәм Фәткуллин сөйләде.

Җитәкче сүзләренә караганда, ял көнендә игелекле эштә катнашырга теләүчеләрнең күп булуы куандыра. Барысы да бердәм булып эшләделәр. Иске ботаклар, агачлар җыеп алынды, территория узган елгы үләннән һәм чүп-чардан чистартылды, контейнерлар буялды.

-Безнең авылда биш зират бар. Шуларның дүртесендә җирләү эшләре дәвам итә. Барлык зиратлар да халыктан җыелган үзара салым акчасына, шулай ук иганәчеләр ярдәме белән төзекләндерелде. Зиратлардагы чисталыкны, тәртипне авылдашлар карап торалар, бу изге эштә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт, -дип билгеләп үтә Рөстәм Фәтхуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев