Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн вакыйгасы

1 июльдән кагыйдәләр үзгәрде

1 июльдән башлап машина конструкциясенә үзгәрешләр кертүне рәсмиләштерү өчен яңа кагыйдәләр дә кертелә.

1 июльдән илгә руле уң якта булган үзбушаткыч машиналар һәм төзелеш өчен махсус техника, микроавтобуслар, манипуляторлы йөк машиналары һәм пассажир автобуслары алып кайту тыела.

Бу транспорт чаралары барысы да М2 һәм М3 категориясенә карый. Шулай ук июльдән башлап машина конструкциясенә үзгәрешләр кертүне рәсмиләштерү өчен яңа кагыйдәләр дә кертелә.

– Газ баллонлы җиһаз, лебедка, фаркоп һәм багажник кую – машина конструкциясен үзгәртү булып санала. Хәзер моның өчен машинаны махсус лабораториядә тикшертергә кирәк булачак. Моңарчы әлегә рөхсәтне читтән торып та алып була иде, кайсыбер фирмалар фотография буенча гына да рөхсәт рәсмиләштерде. 1 июльдән машина йөртү таныклыгы алу яки вакыты чыкканын озынайту өчен медицина тикшеренүе тәртибе үзгәрде. Моның өчен кайбер кешеләргә өстәмә анализлар бирергә дә туры киләчәк. Яңа кагыйдә табиб-нарколог алкоголь яки наркотик куллану билгеләре тапкан кешеләргә кагыла,- дип аңлата ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев