Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

1 февральдән Чүпрәледә 7008 пенсионерның пенсиясе артачак

Пенсиягә чыгу яшен арттыру, пенсия акчасын түләүдә кыенлыклар булачагы турында имеш-мимешләр йөрсә дә, ел башында бу өлкәдә барысы да тәртиптә икәнлегенә инандырды, ил хөкүмәте.

2016 ел өчен 5000 сум күләмендә вәгъдә ителгән сумма да түләнде (әлеге көнгә кадәр алмый калучылар булса, борчылмасыннар, 28 январьга кадәр ул киләчәк). Һәм, ел башыннан тагын шунысы да билгеле булды, пенсия быел 1 февральдән, алдан килешенгәнчә, инфляциягә карап арттырылачак.

Белгәнегезчә, билгеле бер яше килеп җиткәч лаеклы ялга чыгучыга дәүләт пенсия акчасы түли башлый. Һәм ул ике өлештән тора. Беренче өлеше дәүләт билгели торганы - алдан билгеле булган һәм үзгәрми торган сумма. 2017 елның 1 февраленә кадәр, мәсәлән ул 4558,93 сум булган. 1 февральдән соң ул да индексацияләнеп 4805,11 сум булачак. Пенсиянең икенче өлеше иминиятле (страховая) дип атала. Бу өлеш инде кешенең хезмәт стажыннан, алган хезмәт хакына карап, эш бирүче пенсия фондына күчереп барган взнослардан туплана. 2016 елда бәяләрне Росстат 5,4 процентка арткан дип белдерде. Шуңа карап пенсиянең бер балы да 1 февральдән 5,4 процентка арттырыла, ягъни 1 балл 78 сум 28 тиенгә тәңгәлләшә. Пенсиянең иминият өлеше шушы баллардан туплана да инде. Һәм иминият өлеше 1 февральдән 1,054 кә тапкырлана килеп чыга. Ә дәүләт пенсияләре, шул исәптән социаль пенсияләр, пенсионерның яшәү минимумына карап арттырылачак.

Дөрес, быел да пенсия артуга эшләмәүче пенсионерлар гына өмет итә ала. Лаеклы ялга чыгып та, хезмәтләрен дәвам иттерүчеләрнең пенсияләре ничек бар, шулай калачак. Ә менә хезмәтен дәвам итүче пенсионер эштән киткәндә, Пенсия фонды аңа "колак каккан" арттыруларны кире кайтарачак. (Мәсәлән, 2015 елда пенсиягә чыккан кешенең пенсиясе 2016 елда артмады, 2017 дә артмый. 2018 елда ул кеше эштән китә калганда Пенсия фонды шушы ике елда булган арттырылуларны түлиячәк пенсионерга). Моннан тыш, эшләүче пенсионерның пенсиясе, хезмәт хакына карап, август аенда яңадан исәпләнелә.

Ил буенча 30 млн.га якын кешенең пенсиясе артачак, диләр. Һәм тагын 440 мең хәрби пенсионерга пенсия арттырып исәпләнеләчәк.

Чүпрәле районындагы Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Ильмир Измайлов белдергәнчә, безнең районда 7008 пенсионерның пенсиясе артачак. Һәм әлеге арту пенсия күләменә карап, уртача 500 сум тирәсе булачак. Ильмир Измайлов, шулай ук, 2017 елда пенсиягә чыгучылар өчен кимендә 8 ел хезмәт стажы кирәклеген һәм пенсия билгеләү өчен 11,4 балл туплау шарт икәнлеген әйтте. Һәм шуның кадәр дә эшләгән еллары булмаган, шул ук вакытта тиешле балларны да туплый алмаган хатын-кызга-60 яшьтә, ир-атка 65 яшьтә генә пенсия билгеләнәчәк.

2017 елдан Пенсия фонды тарафыннан үлгән кешене җирләү өчен бирелә торган акча 5562,25 сум булачак икән. Социаль пакет суммасы (моңа дару алу өчен, санаторийларда дәвалану шулай ук транспорттан файдалану суммасы да керә) 1048,97 сум булачак.

Икенче тапкыр пенсия апрель аенда 0,4 процентка артачак. Шулай итеп, 2017 елда пенсия гомуми күләмдә 5,8 процентка арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсионерлар пенсиясе