1 августтан пенсия дә арта, газга түләүләр дә...
яңалыклар
Пенсия арта
Эшләүче пенсионерларның пенсиясе һәр ел саен 1 августтан арта. Автомат рәвештә хәл ителә бу. Моның өчен бернинди дә гариза тапшырырга кирәкми. Дөрес, бу юлысы пенсия арту эшчәнлеген дәвам иттерүче өлкәннәргә генә кагыла. Һәм эшләүче һәр пенсионерга өстәмә күләме төрлечә булачак. Узган елда зуррак керем алганнарның пенсиясе күбрәк артачак. Артулар уртача 279 сумны тәшкил итәчәк.
Белгечләр аңлатып үткәнчә, 2022 елга кадәр пенсия күләменә “перерасчет” ясауда 3,0гә тигез булган максималь балл кулланыла. Быелның январеннан бер балл бәясе 93 сум тәшкил итә. Шул рәвешле, эшләүче пенсионерларга 1 августтан иң зур өстәмә күләме 279 сум тәшкил итәргә мөмкин. Кеше эшкә рәсми урнашмаган икән, аның пенсиясе артмый.
1 августтан газ ягулыгына бәяләр арта
1 августтан табигый газга бәяләр артачак. Монополиягә каршы федераль хезмәт зәңгәр ягулык бәясен индексацияләү турында боерыкны теркәгән. Халык өчен дә, сәнәгать өчен дә тарифлар үсеше 3 процент булыр дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев