Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн темасы

Тукай туган көнендә Чүпрәледә Шигърият бәйрәме узды

26 апрель - татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне - районда күркәм традициягә әверелеп, Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Район балалар иҗат йорты тамаша залында узган әлеге бәйрәм бик күп кунакларны, җирле шагыйрьләрне, мәктәп укучыларын, гомумуән Габдулла Тукай иҗатын сөйгән кешеләрне җыйды.

Габдулла Тукай кыска гына вакытлы гомер эчендә татар әдәбиятында үзенең якты эзе, бөтмәс иҗатын калдыра алган. Моның сәбәбе нидә, югыйсә. Тукайга кадәр һәм аннан соң, даһи шагыйрьләр күп булган ич?! Ә менә Тукай кебек, исемнәре мәңге яңгыраучылары бик сирәк. Әлеге хакта сәхнәгә чыгып сөйләүчеләр үз фикерләрен җиткерде.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов:

-Һәркем Габдулла Тукайның әсәрләре белән кечкенәдән үк таныша һәм ниндидер бер халәт әлеге шагыйрьгә булган мәхәббәтне гомер буена дәвам иттерә. Чыннан да Габдулла Тукай бөек шагыйрь, үз теле, милләте сагында торган шәхес. Тукай туган көнен Туган тел көне итеп үткәрү заманча тормышта аеруча әһәмиятле. Ана теле ул - безнең әби-бабаларыбыздан мирас булып калган хәзинә, һәм без аны сакларга тиеш. Татар телен белсәк кенә татар дигән милләт сакланып калачак. Шуңа күрә Тукай телен камил белик һәм бердәм булыйк!

Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге рәисе, шагыйрь Иршат Закиров:

- Инде дистә еллар без 26 апрель көнне бөек шагыйребез истәлеген хөрмәт итеп, Шигърият бәйрәменә җыелабыз. Шагыйрьнең күркәм даталарын шулай зурлап узу, әлбәттә куанычлы, яшь буынга да үрнәк. Габдулла Тукайны искә алганда аның Чүпрәле районы җирлеге белән бәйләнеше булуын искә алып үтәргә кирәк. Аның дуслары арасында райондашларыбыз да булган. Шуларның берсе, ул Задур авылыннан галим Шиһап Ахмеров, җәмәгать эшлеклесе Шакирҗан Хамиди һәм башкалар да булган. Шиһап Ахмеров белән алар аеруча дус булалар. Габдулла Тукайның,хәтта Задур елгалары буена кайтып, печән чабу, шунда ял итү хыялы да була. Кызганыч, вакытсыз гомере өзелә. Шакирҗан Хамиди белән Тукайның кайбер фикерләре туры килмәвен, аның шигырьләре аша да укып белеп була. Ни генә булмасын, Тукай исеме районыбызда да зур урын алып тора. 14 авылда, Иске һәм Яңа Чүпрәледәге урамнар Тукай исемен йөртә.

Тукай бәйрәмендә районыбызның каләм осталары үзләренең тирән эчтәлекле шигырьләре белән чыгыш ясады, аларга нәниләр кушылды. Шигъри сүз җыр-моң белән үрелеп барды. Тукай бәйрәме күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай туган көн Шигърият бәйрәме