Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанның Баш автоинспекторы Рифкать Миннеханов Чүпрәлегә килде

Районга Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге Идарәсе начальнигы- полиция полковнигы Рифкать Миннеханов килде. Олы кунакны Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков, эчке эшләр бүлеге начальнигы- полиция подполковнигы Марат Сибагатов һәм ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы- полиция майоры Анатолий Михайлов каршы алды.

Рифкать Нургалиевич үзенең эшлекле сәфәрен эчке эшләр бүлегеннән башлады. Биредә ул район башлыгы Александр Шадриков катнашында ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм полициянең участок вәкилләре белән очрашты. Агымдагы елның 11 айлык эшчәнлекләренә йомгак ясады. ЮХИДИ бүлекчәсе тарафыннан башкарылганнарны анализлап, юл- транспорт һәлакәтләрен киметү өчен профилактика эшләрен тагын да нәтиҗәлерәк оештыруны таләп итте.

Утырышка ЮХИДИнең зона автоинспекторлары да чакырылган иде. Республиканың баш автоинспекторы кайбер юнәлешләрдә кисәтү һәм тәкъдимнәр дә ясады, уңай күрсәткечләрне дә әйтеп узды. Статистик мәгълүматлар буенча, агымдагы елның 11 аенда Чүпрәле төбәгендә булган 13 юл һәлакәтендә ике кеше үлгән һәм 12 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 134 юл - транспорт һәлакәтендә автомашиналарга техник зыян килгән. ДТП ларның күпчелеге тизлек режимын үтәмәүгә кайтып кала. Җәяүлеләр арасында да юл йөрү кагыйдәсен бозучылар бар. Быелның үткән чорында гына да 20 777 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч үткән ел белән чагыштырганда ике мәртәбә артык. Сүз дә юк, республикада, шул исәптән Чүпрәле районында да автомашиналарның саны арта гына бара. "Юллардагы иминлек- гомуми проблема. Бу хакта онытырга ярамый. Ни кызганыч, кайбер очракта автотранспорчыларның игътибарлылыгы җитешеп бетми. Юл фаҗигаләре санын киметү - бүгенге көнгә куелган төп бурыч.

Исере килеш аварияләр китереп чыгарып, кешеләрне үлемгә дучар итүче машина йөртүчеләргә җәзаны кырысландыру турында да җитди сүз бара. әлбәттә, мондый җавапсызлыкны гафу итәргә ярамый. Җәза чараларын кырысландыру белән бергә профилактика эшен дә көчәйтергә кирәк. Юллардагы күпчелек фаҗигаләрнең асылында законнарны санга сукамау, кагыйдәләрне төгәл үтәмәү тора. Әгәр барлык автотранспорт йөртүчеләр, җәяүлеләр шушы гади генә таләпләргә буйсынсалар, бер-берләрен ихтирам итсәләр, аварияләр ул кадәр үк булмас та иде.

Исерек хәлдә, юл йөрү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш руль артына утырырга тәвәкәлләгән гражданнар белән эшне активлаштыруга зур игътибар бирелә. Кагыйдә бозучыларны ачыклауда полициянең участок вәкилләре дә ярдәм итә," - ди Рифкать Нургалиевич.

Штрафларны үзвакытында түләмәүче шоферларга карата чараларның тагын да кискенләшүенә басым ясалды. Казан кунагы район прокуроры һәм судьялар белән дә очрашты. Аннан соң алар Иске Чүпрәленең 2 номерлы "Әкият" балалар бакчасына килделәр. Ипи- тоз белән каршы алгач, аларны нәни балалар сәламләде. Ясле- бакча җитәкчесе Зөлфия Миннебаева мондагы тәрбия эшләре белән таныштырды, бүлмәләр буйлап экскурсия оештырды. Мондагы балалар өч яшьтән үк юлларда йөрү кагыйдәләрен өйрәнә башлыйлар икән. Моның өчен махсус жиһазланган кабинет бар. Рифкать Нургалиевич тәрбиячеләрнең эшеннән зур канәгатьлек белдерде һәм бакча эшчәнлегенә "плюс 5" билгесе куярга мөмкин диде. Әлбәттә, кунак буш кул белән килмәде, балаларга дүрт велосипед бүләк итте, шаяртулы сораулар да биргәләде. Балалар хак сөйли шул, яшерә белми. "Машинада барганда әти- әниегез кечкенә утыргычка утыртамы соң үзегезне?".- дигән сорауга бер бала: "Гаилар булганда утырталар, билгеле".- ди бер сабый малай.

Кунаклар район үзәгендә яңа гына сафка баскан балалар иҗат йортына да килделәр, картинг клубында булдылар, аның эшчәнлеге белән таныштылар. Аннан соң Рифкать Миннеханов эчке эшләр бүлегендә гражданнарны кабул итте. Алар арасында тармаклы технологияләр директоры урынбасары Валерий Лухманов шоферлар укыту процессындагы проблемалар, шул ук техникум студенты Ильяс Яфизов юл хәрәкәте кагыйдәләре, картинг клубы педагог- тренеры Фәрит Моратов картингчылар әзерләүдәге мәсьәләләр һәм Владимир Атакай "Дуслык" кафесы янындагы ягулык салу станциясеннән чыккач тоташ полоса булганлыктан, Чувашиягә табан берничә йөз метр ара үтәргә туры килүен әйтте. "Уңайлылыкмы, яисә иминлекме, кайсы мөһимрәк?",- дип җавап бирде Рифкать Нургалиевич.

Гомумән, Баш автоинспекторга юлланган сорауларның берсе дә җавапсыз калмады. "Юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк, шул вакытта гына тәртип булачак. Ә руль артында һәркем үзен җаваплы тоярга тиеш. Вәзгыятьне башкача үзгәртергә мөмкин түгел",- ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Баш автоинспектор Рифкать Миннеханов