Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татар Шатрашаны авылында күпфункцияле үзәк ачылды

Татар Шатрашаны авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Әлеге авылны Татарстанның көьяк-көнбатыш капкасы, дибез. Янәшәдә генә урнашкан Рус Шатрашаны һәм башка авыллар Ульяновск өлкәсенә карый. Авылда 106 йорт исәпләнә, 273 кеше яши. Кече яшьтәге 13 бала бар, шуның өчесе балалар бакчасына йөри.

Күпфункцияле үзәк авылдагы башлангыч мәктәпне, мәдәният йортын, китапханәне, фельдшер-акушерлык пунктын бер түбә атсына берләштерде. Һәм төзелеше, ачылышы авыл халкы өчен онытылмаслык вакыйга булды. Авыл уртасындагы мәчет янәшәсендә урын алган мәһабәт бинаның тантаналы ачылышына шатрашанлы-ульянлылар да, авылның яше-карты да җыелган иде.

Татар Шатрашаны авылы халкының бу зур шатлыгын уртаклашырга дип Рәсәй Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, район башлыгы Александр Шадриков та килделәр. Кунакларны шатрашанлылар ипи-тоз белән каршы алды. Авыл халкы иртән-иртүк коймаклар пешереп чыккан, самоварлар кайнап торды.

Тантананы ачып район башлыгы Александр Шадриков авылларны яшәтү өчен шундый программалар булдырган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Шул ук вакытта шатрашанлыларга билгеле бер йөкләмәләр дә бирде.

-Авыллар югалмасын өчен күп эш эшләнә. Әмма, шул ук вакытта авылларның киләчәген тәэмин итү шунда яшәүчеләрнең үзләреннән торганын да онытмаска кирәк. Балалар тумаса, яшьләр авылда калмаса бу мәктәпнең, ФАПның бервакыт кирәге калмаячак. Татар Шатрашаны авылында да кече эшмәкәрлекне үстереп, авылның инициативалы кешеләре эш урыннары булдырыр, дип уйлыйм. Һәм әлеге мәһабәт бина озак еллар авылга хезмәт итсен, дип телим,-диде.

Илдар Гыйльметдинов та үз чыгышында авылга бәхетле киләчәк теләде, мәктәпкә татар теле уку дәреслекләре бүләк итеп бирде.

Төзелештә катнашкан алдынгыларга Мактау Грамоталарын Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Олег Албутов тапшырды.

Дамир Сатдинов, Ульяновск шәһәре:

-Безнең, Татар Шатрашаны авылының тарихы ерак Болгар ханлыгы чорына барып тоташа. Төрле чыганакларны өйрәнгәннән соң авылның Болгар - Киев юлы 2стендә барлыкка килүен ачыкладык. Әмма ул чакларда бит төрле сәбәпләргә бәйле рәвештә күченеп йөрүләр булган. Авыл да урыннан-урынга күчкән, дигән мәгълүматлар бар. Ә 1700нче еллар тирәсендә инде Сембер губерниясе елъязмасына Татар Шатрашаны зур - 840 урынлы земский больницасы, спирт заводы булган авыл буларак кереп калган.

Без инде шатрашанлы-ульянлылар да, авыл халкы да мондый зур бүләге өчен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка хат та яздык. Имзаларыбызны салгач җибәрербез дип торабыз. Бик матур төзелеш килеп чыкты бит.

Марат Низамов, күпфункцияле үзәкне төзегән "Созидание" оешмасы генераль директоры урынбасары:

-Бу җирлектә без төзегән дүртенче объект бу. Әйтергә кирәк, авыл халкы да төзелештә теләп һәм актив катнашты. Эшләрне авыл халкын да җәлеп итеп, 10 ай дигәндә тәмамлап чыктык.

Нәбиулла Мәхмүтов, авылда яшәүче:

-Төзелеш авыл кешеләрен ел буена эшле итте. Һәм бина бик матур килеп чыкты. Шатланып туя алмыйбыз.

Рәзинә Сибгатуллина:

-Үземне белгәнемнән алып авылда моның кадәр зур, шатлыклы вакыйга булганын хәтерләмим әле. Эшли торган кешеләргә яңа уңайлы шартлар тудырылды. Балаларыбыз яңа, якты бүлмәләрдә белем алачак. Без авылда мал-туар асрап гомер итәбез. Бу бинаны төзи башлагач һәр көн диярлек күрергә төшә идек. Бездән әле күрше рус авыллары көнләшә дә. Үткән ел гына ульян өлкәсе белән тоташтыра торган юлны төзеп бетереп, ачканнар иде. Болай булса, яшьләр дә кайтыр, иншаллаһ, авылыбыз да яшәр. Еракта урнашкан авыллар тормышын кайгыртып торган район башлыгы Александр Шадриковка да, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка да зур рәхмәт.

ФОТОРЕПОРТАЖ Открытие многофункционального центра в селе Татарские Шатрашаны Дрожжановского района 2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев