Салымнар бюджетка керсен өчен
Шушы көннәрдә Казан Кремлендә республика районнары җитәкчеләре белән берлектә ТР Президенты карамагындагы коррупциягә каршы тору буенча Совет утырышы булып үтте.
Анда республика башлыгы Рөстәм Миңнеханов "Без бер көнлек фирмалар белән килешүләр төзи алмыйбыз",- диде. Быел гына да Татарстан Рспубликасында акчалата булмаган әйләнештән 3 миллиард гомуми сумлык финанс операцияләр ясалуы ачыкланган, соңгы 2 елда "бер көнлек" 5 мең фирма юкка чыккан. Салым һәм башка төп икътисадый юнәлешле җинаятьләр салган зыян 2005 елдан бирле 750 миллион сумны тәшкил иткән.
-Бер көнлек фирмалар нисбәтендә исә, бер нигезсез адресларын алыштырып торган юридик затлар бюджетка сизелерлек зыян сала,- диде Президент, аларның салымнан качуына басым ясап. -Универсиадага әзерлек уңаеннан зур программаны гамәлгә ашыруыбызны, юл- транспорт челтәрен модернизацияләүне, торак һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлауны исәпкә алып, без бер көнлек фирмалар белән килешүләр төзи алмыйбыз, чөнки, алай иткәндә, дәүләти гарантия йөкләмәләрен тәэмин итәрлек түгел- бу эштә тәртип урнаштыру кирәк,- дип, Президент шушы мәсьәлә буенча РФ Хөкүмәте җитәкчесе Д.Медведевка да мөрәҗәгать итүен, аның федераль югарылыкта хәл ителә торган проблема булуын белдерде.
-ТР Хисап палатасы, хокук сакчыллыгы һәм күзәтчелек органнары белән бу өлкәдә һәм гомумбелем бирү учреждениеләрендә ата-аналардан акча җыюдагы хилафлыклар буенча эш алып барылса да, ТР премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә ведомоствоара комиссия һәм эшче төркем төзелсә дә, хәзергә әллә ни зур уңышларга ирешә алмадык,- диде Президент һәм республика дәрәҗәсендә бу эшне "йөгәнләү" өчен, хокук саклау һәм барлык күзәтчелек, контроль итүче органнарның үзара багланыш формасын уйлап табу кирәклеген дә ассызыклап. Ата-аналардан кирәксә-кирәкмәсә дә акча җыюга кагылышлы мәгариф өлкәсендәге башбаштаклык мәсьәләсендә складларда өелеп яткан дәреслекләр очрагын мисал итеп китерде.
Гомумән алганда, соңгы 1,5 елда республикада мәгариф өлкәсендә коррупцион юнәлешле 81 җинаять фаш ителгән. Коррупцион "эчтәлекле" хилафлыклар (мәсәлән, капиталь ремонтка бирелгән бюджет акчасын файдаланганда эш күләмен арттырып күрсәтү, бер төрле материал язып, очсызрак башкасын алу һ.б.), "Алгарыш" программасы буенча грант биреп булышуда (хәтта пенсия яшендәгеләргә грант бирелгән очраклар билгеле), шулай ук, югарыда телгә алынган бушлай бирелергә тиешле мәктәп дәреслекләре белән тәэмин ителеш максатчан программасындагы тайпылышларда-барлыгы 11,5 миллион сум тәшкил иткән һ.б. Дөрес, шулар өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кайбер вазифаи затларына карата чаралар кулланылган. Брифингта журналистлар белән очрашкан вакытта Салым буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллинның әйтүенә караганда, 2010- 2011 елларда 9 мең оешма, бер көнлек фирма билгеләре шәйләнеп, теркәлүдән борып җибәрелгән, массакүләм теркәгәннәрне җавапка тарту йөзеннән 3295 административ протокол төзелгән. Шушы ук вакытта 697 салым тикшерүе белән чыгып, алар нәтиҗәсендә, 4 миллиард сум акча күчерттерелгән, 19 җинаять эше кузгатылган. "Бер көнлек фирмаларга республикада көн бетсен, салымнар бюджетка керсен, татарстанлыларның хәле яхшырсын өченгә, теркәлү узу турындагы 129 нчы, җинаятьчел юл белән керем алуга каршы торуга кагылышлы 115 нче, дәүләти сатып алулар (госзакупки) турындагы 94 нче, банклар һәм аларның эшчәнлекләре турындагы 395 нче федераль закон актларына үзгәрешләр кертү планлаштырыла",-диде М.Сафиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев