Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Марат Әхмәтов: “Кырмыска кебек эшләгәндә генә уңышка ирешергә мөмкин”

Бүген, 7 августта Чүпрәле районында Татарстан Республикасы премьер министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте.

Ул урып-җыю эшләренең барышы белән район башлыгы Александр Шадриков, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек начальнигы Ирек Мөхәммәтҗанов озатуында вертолетта танышканнан соң, "Цильна" хуҗалыгының печән кырында район аграр берләшмә җитәкчеләре белән очрашты.

-Чүпрәле районы республиканың корылык эләккән районнары арасында керде. Сездә яңгырлар яумаганны беләбез, әмма шундый шартларда да кайбер басулардан 40 центнердан артыграк уңыш җыела, ә кайсыларыннандыр 18 центнер гына. Бу ни өчен шулай? Менә шуның сәбәбен эзләргә кирәк.

Урып-җыю, гомумән авыл хуҗалыгында алып барыла торган эшләр турында район башлыгы Александр Шадриков та сөйләде.

Марат Әхмәтов берәшмә җитәкчеләренә сораулар да бирде. Киләсе уңышка әзерлекнең ни дәрәҗәдә алып барылуы кызыксындырды министрны һәм ул алга таба да игенчелеккә зуррак игътибар бирергә чакырды.

-Сөт саву буенча күрсәткечләрегезнең үсә баруы әйбәт, шулай да терлекчелек уңышка ирешү өчен этаплап вакыт сорый. Шуңа да беренче чиратта, җирне карарга, сөрү җирләрен максималь эшләтергә кирәк. Моның өчен җирләрне көздән сукалап калдыру бүгенге төп бурыч булырга тиеш,-диде ул.

Мәсәлән, кукуруз җылы як культурасы. Ә бездә аның корылыклы елда да уңышы начар. Һәм боларның барысы да көздән тиешенчә эшкәртелеп калдырылмаган җиргә бәйле. Кырмыска кебек эшләп торырга, шул вакытта гына уңышка ирешергә мөмкин, дип ассызыклады министр.

Аграрийларның эшен стимуллаштыру өчен республикада төрле программалар эшләп килә. Алар киләчәктә дә дәвам иттереләчәк, сөткә дә бәяләр үткән елгы дәрәҗәгә күтәреләчәк. Очрашу барышында болар турында да белдерде Марат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марат Әхмәтов кырларны вертолет белән карап йөрү ТР Премьерминистры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министры