Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Картлык һәркемгә килә. Шатлыклардан торсын иде ул

Ил буенча октябрь ае башындагы ункөн "Өлкәннәр декадасы" дип игълан ителә. Шушы ун көн буена өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар үтә.

Бүгенге өлкән буын вәкилләре язмышында кимсетелү, кыерсытылу, рәнҗетелү, ниндидер кайгы-хәсрәт кичерүләр бар. Хәзерге 80, 90 яшьлек кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган да. Бүгенге балалар күргән балачакны күргәнме алар? Күрмәгән. Сугышка кадәр күргәннәре -ачлык. 30нчы, 41нче еллар...

Ходайга шөкер, бүген өйләргә газ кергән, җылы. Өлкәннәребезнең дә күбесе җылы өйләрнең түрендә олы кунак, гаилә ныклыгын, учагын саклаучы булып гомер кичерә. Тик мондый бәхет күпләргә язмаган.

90 яшен узган Зөһрә апа Низаметдинова да менә бөтенләй чит-ят кешеләр почмагында көн күрергә мәҗбүр. Шулай булса да бүгенге тормышны оҗмахка тиңли ул. Мунчәли авылында туа Зөһрә апа. Гаиләләре дә бик ишле була.

-Әни, мәрхүмә, 14 балага гомер биргән. Тик җырдагыча, ак биләүгә биләгән, бәхетләре булсын, димәгән күрәсең,-ди ул.

1921 - ачы ачлык елында бер ат арбасы балаларын төяп, гаилә башлыгы-әтиләре бер кабым ризык булса да табарбыз, дип Мәскәү ягына чыгып китә. Гәрчә, йортларының тәрәзәләрен кадаклап чыгып китсәләр дә, 9 ай теләнеп йөргәннән соң, алар янә туган туфракларына кайтып егылалар, тик дүрт балаларыннан башка, алар юлда, ачлыктан үлә.

Сугыш башлангач, олыраклар фронтка алына, кечерәкләр колхоз эшенә тартыла. Зөһрә апаны окоп казу эшенә алып китәләр, аннан ул мари ягына кадәр барып, урман кисүдә катнаша.

Тыныч тормышлар башлангач, аның бар гомере колхозда уза. Туганнары кайсы кая китеп урнаша, аралар өзелә, хәбәрләшү туктала. Зөһрә апаны да тормышка чыгарга үгетләүчеләр күп була. Авыру әнисен ташлап китәсе, аны рәнҗетәсе килми кызның. Урында яткан Шәрипзадә апа исә үзе өчен яшьлеген "корбан" иткән кызына елый-елый: "Минем теләкләрем кабул булса, сине дә караучы табылыр әле", дип теләк тели. Озын гомерле була әнисе, 93 яшендә бакыйлыкка күчә. Зөһрә апа шуннан соң бер башы кала. Әле дә үз көнен үзе күреп яшәгән булыр иде, тик егылып аякларын имгәтә, йөри алмаслык хәлгә килә.

Унынчы дистәне ваклый башлаганда Зөһрә апага әнисенең теләгәннәре исенә төшә. Ходайга шөкер, аны тәрбияләүчеләр дә табыла шул. 11 айдан бирле ул Иске Чүпрәле авылында Фирдания-Рәшит Низамовлар һәм аларның кызлары Энҗе тәрбиясендә көн күрә.

Киң күңелле Низамовлар йортында аның урыны түрдә, бер гаилә кебек яшиләр.

Әлеге гаилә ишеген ачып кергәч тә, ике арадагы җылылыкка сокланып кайттык. Зөһрә апа монда чын-чынлап ана белән бала арасында гына була торган якынлыкны тапкан, бу хакта үзе дә яшерми, күз яшьләре аша аларга олы рәхмәтләрен җиткерә.

Фирдания апа үзе дә өч бала әнисе. Ике якның да өлкәннәре бакыйлыкка күчкәнгә байтак еллар узган. Зөһрә апа белән беренче көннән үк аңлашып яшәүләрен, хәтта аның аналарча кайвакыт әрләп алулары турында елмаеп сөйли.

Әйе, язмыш безгә олыгайган көнебездә нинди тормыш юлы язганын берәү дә белми. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйткән: «Тыныч, матур картлык кичерәсегез килсә, әти-әниләрегезне хөрмәтләгез», - дигән.

Бу уңайдан, Татарстанда картлар йортында тәрбияләнүче әби-бабайларны гаиләләргә урнаштыру өр-яңа социаль проект эшли башлавын да әйтеп үтәсе килә. Әлеге проект нигезендә төрле язмыш кочагына ташланган әби-бабайларны ялгызлыктан коткару бурычы куела. Проект әле күптән түгел генә гамәлгә куелган. Бу хакта тулырак мәгълүмат алырга теләүчеләр район халкын социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Минем уйлавымча, һәм әллә ни зур булмаган тәҗрибәмә таянып әйткәндә, яхшылык югалмый. Адәм баласы кылган яхшылыгыңны онытырга мөмкин. Ә гамәл дәфтәреңнән җуелмый кебек ул. Һәм язмыш аны үзеңә дә яхшылык итеп кайтарып бирә бервакыт. Өлкәннәребезгә дә балаларыннан, якыннарыннан, тирә-юньдәгеләрдән игелек тоеп яшәүләр насыйп булсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев