Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Иске Чүпрәле авылында яшәүче Рауза апа Сираҗетдиновага 90 яшь тулды

Көз аеның гүзәл бер чоры-Өлкәннәр көне якынлашкан көннәрдә Иске Чүпрәле авылында яшәүче Рауза апа Сираҗетдинова 90 яшен тутырды.

Әниләрен, әбиләрен гомер бәйрәме белән котларга балалары, оныклары да җыелышкан. Әбекәйне гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм Иске Чүпрәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Сирукова да килделәр. Алар кулыннан бүләкләр, район башлыгы һәм РФ Президентының Рәхмәт хатын алганда үзен зурлап килүчеләргә ихлас рәхмәтләрен җиткерде ул.

Рауза апа үзе Иске Чокалы авылында туган, шунда гомер кичкән өлкән буын кешесе. Район үзәгенә ул сугыш ветеранының тол хатыны буларак алган йортына моннан берничә еллар элек кенә күченеп килгән. Хөкүмәтнең өлкәннәргә булган карашына шатланып, рәхмәт укып туя алмый үзе. "Бервакытта да онытмыйлар. Бәйрәмнәрдә котлыйлар, чараларга чакыралар",-ди.

Бик яшьли нужа арбасына җигелгән булуына карамастан, алалга шөкер сәламәтлеге дә әйбәт әлегә, үз көнен үзе диярлек күреп яши. Янында улы, кайтып, китүеп йөрүче башка балалары-таяныч, ярдәмчеләре.

Рауза апа 7 сыйныф белем ала. Әтисе белән олы абыйсы сугышта вафат булалар. Сугыш елларында ул үзе дә почта бүлегендә телефонистка булып эшли. Төннәр буе йокламый, яшерен информацияләр белән дә хәл иткән вакытлар күп була. Яшь кенә булуына карамастан, сынатмый Рауза, эшен «менә!» дигән итеп башкарырга ярата шул ул.

Тыныч тормышта исә күбрәк хуҗалыкта бригада эшендә була. Кияүгә сугыштан җәрәхәтләр алып кайткан Вәлиҗанга чыга. Алар күршеләр генә булалар. Шулай итеп, гаиләле тормышлар башлана.

Вәлиҗан абый белән 5 балага гомер бирә алар. Тик иптәше бүгенге бәхетле көнгә килеп җитә алмый, туйганчы оныкларын, оныкчыкларын алдына утыртып та сөя алмый кала, сугыш җәрәхәтләре үзен сиздерәләр - 1980 елларда бакыйлыкка күчә. Ә Рауза апаның бүген 4 баласы исән-сау, 10 оныгы, 6 оныкчыгы бар.

Әйткәнемчә, үзе дә тулы канлы тормыш белән яши. Хуҗалыгында сарыклар, тавык-чеби асрый. Бүгенге көннең яктылыгына, тынычлыгына куанып, изге теләкләрен тели, тели капка төбенә кадәр чыгып, безне озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев