Туган Як

Чүпрәле районы

Рус

Тат

Чув
Көн темасы

Ил даны ирләр иңендә

Һәр төбәк үз каһарманнары белән горурлана. Районыбызның шундый шәхесләрен барлаганда, Петр Васильевич Дементьевның исемен иң алгы рәткә куясы килә.

Әлеге каһарман-шәхеснең тууына 105 ел тулу уңаеннан Село Уби урта мәктәбендә үткәрелгән тантанада муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов шулай диде.

Геройның әлеге мәктәп белән бәйләнешен әйтеп торасы да юк. Бирегә ул барлык яшьтәшләре кебек үк, тәүге мәртәбә китап-дәфтәрләрен күтәреп килгән, беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлаган, башлангыч белем алган. Шуңа да аның белән чиксез горурланалар монда. Аның туган нигезе дә мәктәптән әллә ни ерак түгел. 1980 еллар башында Казан авиация институтыннан бер төркем укытучылар һәм студентлар кайтып өйне сүтәләр һәм аның урынында музей ясамакчы булалар. Тик ниндидер билгесез сәбәпләр нәтиҗәсендә әлеге хыял тормышка ашмый кала. Дөрес, аның тормыш юлын чагылдырган байтак кына экспонатлар туплана. Әле үзе исән чакта да музей өчен аның хакындагы күп кенә материаллар Мәскәүдән соратып алына. Ни кызганыч, 1991 елда янгын чыгып мәктәп бинасы кара көлгә әйләнә, музейдагы экспонатларның да күп өлеше янып юкка чыга. -Байтак кына экспонатларны яңадан барларга туры килде, авылдашлар, мәктәп коллективы һәм укучылар тырышлыгы белән музейны яңадан тергездек,- ди мәктәп директоры Венера Михайловна. Бүген мәктәптә Петр Васильевичның тормышы һәм күркәм эшчәнлегенә багышланган махсус почмак та булдырылган. Монда районнан, республикадан гына түгел, Мәскәүдән һәм Русиянең төрле почмакларыннан махсус күрергә дип кунаклар еш кайта. Музей җитәкчесе, мәктәпнең тарих укытучысы Наталия Куракинаның әйтүенә караганда, авылның һәм төбәкнең тарихи үткәнен чагылдырган экспонатларны туплау дәвам итә. Каһарман якташыбызның туган көне уңаеннан оештырылган чаралар аның хөрмәтенә ачылган мемориаль тактага венок куйганнан соң музейда дәвам итте. 1907 елда Село Уби авылында дөньяга килгән Петр башта авыл мәктәбендә укый, аннан соң Сембердәге һөнәри техник техникумны тәмамлый. Беркадәр вакыт заводта эшләп алгач, 1927 елда Мәскәүдәге Ломоносов исемендәге механика институтына укырга керә. Утызынчы елларда студент яшьләрнең авиация белән мавыгулары модага кергәч, ул да шуңа иярә һәм институтның иң алдынгы укучысы буларак Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби һава академиясенә күчерелә. 1931 елда академияне уңышлы тәмамлый һәм гражданлык һава флоты фәнни- тикшеренү институтында инженер, аннан соң бүлек начальнигы булып эшли. 1933-1936 елларда Америкада булып авиациядәге техник казанышларны өйрәнә. Аннан кайткач генерал-конструктор итеп билгеләнә. Бөек Ватан сугышы еллары чорында совет авиациясен үстерүгә зур өлеш кертә. 1942 елда якташыбызга һәм авиация төзүче бер төркем хезмәткәрләргә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. 1953 елдан башлап гомеренең соңгы көннәренә кадәр (17 май 1977 ел) ул СССР Авиация промышленносте министрлыгын җитәкли. Шушы елларда генерал-полковник-инженер дәрәжәсендәге министр икенче мәртәбә Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Ул тугыз Ленин ордены, ике Хезмәт Кызыл Байрагы, Беренче дәрәҗә Суворов, Кутузов орденнары һәм күп сандагы медальләр белән бүләкләнә. П.В.Дементьев КПСС Үзәк Комитеты члены, СССР Югары Советының ике чакырылыш депутаты булган, Ленин бүләге лауреаты. Казан, Чабаксар һәм Чүпрәле районы үзәгендә аның исемендә урам бар. Үлемсез якташыбызның тууына 100 тулу уңаеннан район үзәгендәге Дан аллеясында аңа һәйкәл ачылды. Тантанага килгән кунаклар мәктәп укучылары әзерләгән монтаж карадылар, укучылар һәм мәктәп коллективы белән очраштылар. Тантана ахырында П.В.Дементьев призына чаңгычылар эстафетасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәхесләр