Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

ГТО нормаларын уңышлы тапшырган Чүпрәле чыгарылышлылары өстәмә балларга ия булачак

ГТО нормаларын уңышлы тапшырган чыгарылыш сыйныф укучыларга алтын, көмеш һәм бронза значоклары тапшырылачак һәм ул югары уку йортларына кергәндә өстәмә баллар бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елда РФ Президенты совет чорындагы ГТО нормаларын тапшыру турындагы карар чыгарды. Әлеге закон беренче чиратта, халыкның физик яктан әзерлекле булуын, сәламәт тормыш рәвеше алып баруын күздә тота.

2016 елдан исә әлеге нормаларны барлык мәктәп укучылары да тапшырырга тиеш булачак. Район Башкарма комитеты актлар залында әлеге темага багышланган утырыш узды. Анда физик тәрбия бирү мөгаллимнәре белән берлектә Чүпрәле чыгарылышлыларының кышкы ГТО нормаларын тапшыруга багышланган оештыру мәсьәләләре каралды.

2016 елда Чүпрәле мәктәпләрендә 11 сыйныфны 129 укучы тәмамлый. ГТО нормаларын тапшырачак төп төркемдә 100ләп укучы булыр дип көтелә. Барлыгы җиде төрле физик сынау узасы була. Алар арасында чаңгыда йөгерү, йөзү,сикерү һ.б. бар. Әлеге чара ике көн дәвамында 26 һәм 27 февральдә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залында, "Акчарлак" йөзү бассейнында һәм чаңгыда йөгерү Сабантуй мәйданында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ГТО нормалары баллар