Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Гриппны прививка җиңәр

Һәр елны көзге-кышкы чорда сәламәтлек саклау учреждениеләрендә гриппка каршы прививка ясарга тәкъдим итәләр. Быел да милли календарь кысаларында районга "Гриппол" һәм "Гриппол плюс" вакциналары кайтарылган, прививка ясау башланган.

Табиблар иң куркынычы гриппның үзе түгел, ә төрле катлауланулар булуын искәртәләр. Өлкән яшьтәгеләр, сулыш юллары авырулары белән еш авыраучылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары, медицина персоналы, көнкүреш, транспорт сферасы, уку йортлары хезмәткәрләре югары куркынычлылык төркеменә керәләр.

-Гриппка каршы вакцинацияне авыл җирлекләрендәге фельдшер- акушерлык пунктларына барып ясатырга мөмкин. Шулай ук, прививка ясатырга теләгән кешеләр район үзәк хастаханәсе поликлиникасына да мөрәҗәгать итә алалар. Әлбәттә, башлап, табибларга күренергә кирәк. Прививка исә түләүсез ясала. Статистика буенча гына да үткән елларда Татарстан Республикасы буенча грипп белән авырауның 646 мең очрагы теркәлгән, ил буенча әлеге сан 33 миллионга кадәр җитә.

Грипп авыруыннан үлү очракларының күбесе прививка ясалмаганлыгын дәлилли. Вакцинациянең нәтиҗәсе булсын өчен грипп эпидемиясенә кадәр аны 1-2 ай алдан ясату мәслихәт,-ди район халкын медицина хезмәте белән тәэмин итү буенча баш табиб урынбасары Гүзәлия Маликова.

Агымдагы елда район буенча планда 5750 кешегә вакцинация үткәрү каралган. Шуларның 1700е-60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр. Мәктәпкәчә яшьтәге, мәктәп яшендәге балалар, медицина, мәгариф хезмәткәрләре дә прививка узарга тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гриппка каршы вакцинация