Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Еллык нәтиҗәләрне барлап

30 январьда район кулланучылар җәмгыятенең отчет җыелышы булып үтте. Җыелышта ТР кулланучылар берләшмәсе җитәкчесе Мәхмүт Фәттахов, районның яңа җитәкчесе Александр Шадриков катнашты.

Әлеге чара башланганчы җитәкчеләр идарә җитәкчесе Ләйсән Хәлимова озатуында икмәк пешерү комбинатында һәм "Кристалл" кооперативында булдылар (рәсемдә). Икмәк пешерү комбинаты җитәкчесе Фәнил Сируков үзләрен җитештерә торган товарның ассортименты, сыйфаты белән таныштырды. Җитәкчеләр урында ук хәл итәсе мәсьәләләрне барладылар, аларны чишү юллары турында киңәштеләр. Ә хәл итәсе мәсьәләләрнең иң мөһиме-җитештерелгән продукция белән сәүдә итү юлларын киңәйтү.

"Кристалл" кооперативында шәхси хуҗалыклардан сөт җыючылар Мәхмүт Фаттаховка моң-зарларын сөйләделәр. "Сөт җыя торган техника бик тиз искерә, еш ватыла. Менә шундый ватылып калган очракларда, сөтне без китереп җиткерә алмаганда, кооперативның үз техникасы булып, килеп алса яхшы булыр иде",-дигән теләкләрен җиткерделәр. ТР кулланучылар берләшмәсе җитәкчесе бу проблеманы хәл итәчәкләренә ышандырды.

Район кулланучылар җәмгыятьләре базар шартларына күчеш чорында Татарстанның 7 районында сакланып калмаган икән. Дөрес, әлеге урынга шәхси эшмәкәрләр килгән. Әмма, андыйлар табышы булмаган тармакка, яши торган кешесе 50гә дә җитмәгән авылларда сәүдә итү, кибет тотуга алынмыйлар. Ә райпо булган районнарда, билгеле инде, бу эш әлеге җәмгыятькә йөкләнгән. Икенче чиратта, оешманың яшәве-халык өчен булдырылган эш урыннары да.

Үз докладында җәмгыятьнең идарә җитәкчесе Ләйсән Хәлимова күбрәк киләчәккә эш планнары, проектларга тукталса, җыелышта сүз алып сөйләгән Мәхмүт Фәттахов, Александр Шадриков район кулланучылар оешмасының җәмгыятьтәге роленә, мондагы хезмәткәрләр башкара торган эшнең социаль әһәмиятенә басым ясадылар.

Җыелыш соңында эш алдынгылары җитәкчеләр тарафыннан Грамоталар, бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: отчет җыелышы