Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәленең өч комбайнчысына 100 әр мең сум акчалата премия тапшырылды

Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы быелгы уракта катнашкан меңнән артык комбайнчының эш нәтиҗәләренә йомгак ясады.

Конкурс шартлары буенча 200 комбайнчы бүләккә тәкъдим ителде. Шунысы куанычлы, алар арасында "Ак Барс - Чүпрәле" агрофирмасыннан Илдус Гафуров, "Бикчуров Р.А." крестьян - фермер хуҗалыгыннан Илгизәр Бохариев һәм Фәрит Басыйров та бар. Аларның һәр кайсына 100 әр мең сум акчалата премия тапшырылды. "Бу залга без бүген республикабызның иң фидакарь ир - егетләрен чакырдык. Игенче хезмәте беркайчан да гади булмады.Үзебез дә шушы мәктәпне узгач, игенче хезмәтенә катнашыбыз булгач, күпләрегез белән кайчандыр иңгә-иң торып эшләүче буларак, сезнең күңел халәтегезне дә, борчуларыгызны, көнкүреш ихтыяҗларыгызны да бик дөрес аңлыйбыз. 5 миллион тонна икмәк алу өчен, күпме тузан йотылган, күпме тир тамган. Әлбәттә, бу - зур хезмәт.Күбегезнең теләктәше, ярдәмчесе буласы килә. Шушы конкурска күңел җылысын өстәп, сезне бүләклибез, хөрмәтлибез килгән иде. Президентыбыз бу тәкъдимне хуплап кабул итте. Шул рәвешле, 200 лауреат исеменә конкурс игълан иткән идек. Республика дәррәү кушылды, меңләгән игенчеләребез тырышып хезмәт итте - нәтиҗәсе дә горурланып әйтерлек - 5 миллион тонна икмәк! - диде үзенең чыгышында Татарстан премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев