Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлеләр алдан тавыш бирү көнендә активлык күрсәтә

Бүген 2016 елның 22 маенда бөтен ил буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасына күрсәтелүче "Бердәм Россия" партиясе кандидатлары өчен алдан тавыш бирелә. Әлеге мөһим сәяси чарада Чүпрәлерайоны халкы да үз активлыгын күрсәтә.

Республика буенча 560 сайлау учатогы эшли. Аларның сигезе Чүпрәле районы территориясендә урнашкан, шуның икесе район үзәгендә. Барлыгы Татарстан буенча тавыш бирү өчен 444шәр мең данәдән торган 2 комплект бюллетень әзерләнгән (бер мандатлы округ һәм федераль исемлек буенча тавыш бирү өчен). Кандидатлар өчен тавыш бирү рейтинг принцибы буенча башкарыла: сайлаучы үз тавышын берьюлы берничә кандидатка бирә ала. Татарстанда 58 кандидат теркәлгән.

Иртәнге 8.00 сәгатьтә барлык исәп участоклары да үз ишекләрен ачты. Һәрбер участокта сайлаучылар өчен мәгъ лүмати стендлар, бюллтеньнәр салу ящигы урнаштырлыган.

Чүпрәле районы халкы, әйткәнемчә, илдә барган сәяси чараларда һәрвакыт актив катнаша. Менә бүген дә иртәнге якта ук район мәдәният йортында урнашкан сайлау уастогында бик күп кеше җыелган иде, чират торып бюллетеньнәр алдылар.

Район үзәк хастаханәсе табиблары Светлана һәм владимир Тяхиннар, әлеге сайлауларга килүләрен, депутатлыкка кандидатларның нәкъ менә иң лаеклыларын күрсәтүдә үз өлешләрен дә кертергә теләүләре белән аңлаталар. Шулай ук, үз гражданлык бурычларын үтәү дә мөһим икәнлегенә басым ясыйлар.

Яшь гаилә Хәйретдиновлар сайлауларга нәни балалары белән килгәннәр. Шулай ук, әлеге чараның мөһимлеген ассызыклап шуның белән сабыйларының киләчәген хәл итүдә катнашалар. -Халык мәнфәгәте кайгыртылсын, тормышлар әйбәт, тыныч, яшәешебез уңайлыклы булсын иде,-ди гаилә башлыгы Ринат Хәйретдинов.

Яңа Чүпрәледән Шамил Шаһдалиев:

-Сайлаулардан бервакытта да калганым булмады. "Бердәм Россия" партиясенең төгәл курс алып баруын әйтәсе килә. Халык сайлауларга кадәр депутатлыкка кандидатларның кемлеген күрә, таный, эшчәнлеге белән кызыксына, шулай итеп, сайлау мөмкинлеге дә җиңеләя, билгеле була. Һәм дә инде дөрестән дә иң лаеклылыарга тавыш бирү мөмкинлеге туа.

80 яшьлек хезмәт ветераны Камиль Бикмөхәммәтов, шулай ук, беренче чиратта үзенең Ватаналдындагы бурычын үтәргә килүе турында сөйли.

-Гомерем буе илебезне яратып эшләдем, яшәдем, көч куйдым. Киләчәктә дә аның тыныч булуын, тагын да үсүен, ямьләнүен телим. Мондый чаралар илебезнең киләчәгендә үз сүземне әйтергә мөмкинлек бирә.

Район мәдәният йортындагы сайлау участогы рәисе Ильмас Әюпов, чүпрәлеләрнең бик тә актив булуын ассызыклый. Иртәнге якта биредә сайлауга килергә тиешле 556 сайлаучының инде яртысына якыны сайлавы мәгълүм.

Авыл җирлекләрендә исә, сайлау участокларна халыкны китерү автотранспорт белән тәэми ителә. Шулай ук, күңел күтәренкелеге өстәп музыка җырлый,концерт номерлары да әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлау праймериз алдан тавыш бирү көне