Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлеләр -республика конкурсында җиңүчеләр

Татарстан Республикасының авыл җирлекләре арасында ел саен үткәрелеп килүче конкурска нәтиҗә ясалды.

"Малларның баш санын арттыруны һәм аларның югары туендырылганлыгын тәэмин итү" номинациясе буенча авыл җирлекләре башлыклары арасындагы конкурста Городище авылы җирлеге башлыгы Сергей Ананьевич Салифанов, Татарстан Республикасы территориясендә шәхси ярдәмчел хуҗалыклар алып баручы гражданнар арасында "Терлекчелекне үстерү буенча иң яхшы шәхси ярдәмчел хуҗалык" номинациясендә Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче Илгизәр Изил улы Камалов, крестьян - фермер хуҗалыклары җитәкчеләре арасында оештырылган "Иң яхшы гаилә терлекчелек фермасы" номинациясендә Татар Бизнәсе авылыннан Айрат Сәйфулла улы Хәлилов җиңү яуладылар.


Бүләкләү тантанасында билгеләп үтелгәнчә, соңгы елларда Чүпрәле районы агро тармаклардагы күп күрсәткечләр буенча тотрыклы үсеш кичерә. Әлеге уңышлар турында әйтеп үткәндә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының экология, табигый байлыкларны файдалану, агросәнәгать һәм азык - төлек сәясәте буенча комитеты рәисе Таһир Һадиев, Чүпрәле районының барлык авыл җирлекләрендә дә методик материаллар белән танышу өчен мөмкинлек булуын, җирлек башлыкларының авыл халкына дәүләттән нинди ярдәмнәр күрсәтеләчәге турында даими мәгълүмат җиткереп баруларын, инициативалы гражданнарны барлауларын һәм субсидия алуда киңәшеп ярдәм итүләрен ассызыклады. Моннан тыш, барлык авыл җирлекләрендә дә "2030 республика стратегиясе " кысаларында үсеш стратегияләре эшләнгән. Комитет рәисе чарада катнашучыларны Чүпрәле районының алдынгы тәҗрибәсен нык игътибар белән өйрәнергә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев