Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәлеләр ил белән бергә йөгерде

"Татарстан кроссы- 2017" дип аталган спорт бәйрәмендә быел 600 артык чүпрәлеле катнашты. Ике километрлы арада үз көчен сынап карарга теләүчеләр арасында ун яшьтән алып алтмыш яшькәчә райондашыбыз бар иде. Кросста катнашучыларны күреп, чынлап та, спорт яшькә карамый икән, дип уйлап куясың. Әлеге бәйрәм кысаларында авыл җирлекләрендә дә шундый чаралар узды.

Исегезгә төшерәбез, "Милләтләр кроссы" беренче тапкыр 1918 елда уздырыла. Бу вакытта 4,5 километрга йөгерәләр. Шуннан бирле бу чара безнең илдә ел саен уздырылып килә. Ә "Милләтләр кроссының" дөньяви яшенә 150 ел чамасы. Район үзәгендә узган чарага бар кеше дә әзерлек белән килгән иде. Әйтергә кирәк, бу көнне Татарстан гына түгел, бөтен күпмилләтле Россия йөгерде. Һәр елны сентябрь аенда мондый ярышлар үткәрү Чүпрәле районында да бердәм, матур гадәткә әйләнде. Аз гына салкынча көзге җиләс һава стартка басучыларга көч һәм дәрт өстәгәндәй булды. Ярыш дистанциясенә чыгар алдыннан кайберәүләр җиңелчә генә күнегүләр дә үткәреп алды. Маршрут буенча йөгерүчеләр район үзәгендәге "Үзәк", "Совет" һәм "Кооператив" урамнары буйлап ярыштылар. Юл хәрәкәте иминлегенең дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре барлык маршрутларга да контрольлек итте. Кинәт ярдәм таләп ителгән очракта медицина хезмәткәрләре әзер тордылар. Шуны да әйтик, кросста катнашучылар арасында спорт белән даими шөгыльләнүчеләр, мәктәп балалары, күп тармаклы техникум студентлары, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре, пенсионерлар һәм җитәкчеләр дә бар иде. Спорт бәйрәме кросста катнашучылар парады белән башланып китте. Район башлыгы Александр Шадриков мәйдандагыларны ихлас күңелдән тәбрикләде һәм бүген бирегә районның иң актив һәм спортчан кешеләре килүен билгеләп үтте. Аларга ул күтәренке күңел һәм билгеләнгән дистанцияне уңышлы үтүләрен теләде. "Мондый чараларны елга берничә мәртәбә үткәрсәң тагын да отышлы булыр дип саныйм. Спорт бәйрәмнәре барлык кешеләрне дә берләштерә, бигрәк тә яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарта. Сау - сәламәт булу өчен яшьтән үк кайгыртырга кирәк, спортның йөгерү, чаңгыда шуу һәм йөзү кебек актив төрләре үзеңне тиешле формада тоту өчен аеруча ярдәм итә",- ди район спорты ветераны, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең элеккеге директоры, җиңел атлетика буенча республика ярышларында берничә мәртәбә призер булган Николай Хрисанов. Үз яшьтәшләре арасында Вероника Петрова, Аделия Ахметова, Регина Рәкыйпова, Илназ Шакиров, Данис Фәйзов, Адель Җәлалов, Айгөл Шәрипова, Дилә Низамова, Василә Кәлимуллина, Леонид Чечеров, Руслан Сабирҗанов, Александр Кондрашкин, Марина Молгачева, Людмила Кочурова, Светлана Цыфаркина, Ильяс Сафин, Рамил Камусин, Николай Марков, Ирина Павлова, Ирина Синдюкова, Елена Скворцова, Фәрит Камусин (эчке эшләр хезмәткәрләре арасында үткән республика ярышлары призеры), Радик Алиуллов һәм Ринат Сәлахов призлы урыннар яуладылар. Район башлыгы Александр Шадриков һәм җиңел атлетика буенча федерациянең район филиалы җитәкчесе Евгений Иванцов җиңүчеләргә Грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев