Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә зур этнографик диктант яздылар

Россия күләмендә "Этнографик диктант" акциясе быел 3 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне алдыннан узды. Әлеге мәдәни-агарту акциясенә чүпрәлеләр дә кушылды.

Быел чара халыкара статус алган, аны уздыруга Чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Россотрудничество) кушылган. Шунлыктан, этнография буенча белемнәрен россиялеләр генә түгел, чит илләрдә яшәүче ватандашларыбыз да тикшерә алды.

Диктант язуда теләге булган һәркем Иске Чүпрәле күппрофильле лицейга җыелды. Диктант язуда барлыгы 50ләп кеше катнашты. Хәер, диктант язу дип әйтү бик үк дөрес тә түгелдер. Биремнәр, тест рәвешендә иде.

Этнографик акциядә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде.

-Әлеге акция районда икенче тапкыр уза һәм бу юкка түгел. Үткән елда чүпрәлеләр үзләренең тарихи, этнографик белемнәрен шактый әйбәт күрсәттеләр. Шунлыктан быел да Татарстан күләмендә 22 мәйданчыкның берсе нәкъ бездә билгеләнде. Акциянең Халыклар бердәмлеге көне алдыннан үтүе дә аңа күркәм төс өсти,-диде Айрат Җәлалов уңышлар теләп.

Махсус бланкта барлыгы 30 сорау һәм аларга җаваплар тәртибе урнаштырылган. Аларга 45 минут эчендә, дөрес җавап биргән очракта 100 балл куелачак. Күпчелеге биремнәрне алдан ук эшләде.

-Мин үткән ел да катнаштым. Быел да белемнәремне тикшерергә килдем менә. Әйтергә кирәк, биремнәр узган елдагыдан җиңелрәк. Дөрес авырлары да бар,-ди Рәис Гафуров.

Чарада катнашучыларга соңыннан Сертификатлар, ә оештыручыларга Рәхмәт Хатлары тапшырылды. Диктант нәтиҗәләре исә 12 декабрьдә, Россия Конституциясе көнендә ясала.. Дөрес җваваплар www.miretno.ru сайтында урнаштырылачак.

Искәртеп үтик, 2016 елда "Зур этнографик диктантын" 90 меңләп кеше язган: 35 меңе - турыдан-туры һәм 50 меңгә якыны - онлайн режимда катнашкан. Диктант язучылардан иң яше - Ульяновск өлкәсеннән 12 яшьлек кыз бала, иң өлкәне - Мордовиядән 80 яшьлек ир-ат булган.

Ил күләмендә алганда, диктантның уртача бәяләү билгесе - 100 мөмкин булган баллдан - 54 булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев