Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә янгыннар саны кимегән

2013 елның 1 декабренә районда 26 янгын очрагы теркәлгән, шуның 24е торак секторларда. Үткән ел янгыннар саны 28 булган.

Янгыннар килеп чыгуның төп сәбәбе булып, кешеләрнең янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү һәм эчкечелек тора. Мәсәлән, Зур Чынлы авылында берәү өендә исерек килеш тәмәке тарта, нәтиҗәдә соңыннан янгын чыга һәм ул фаҗигале төстә һәлак була. Шулай да үткән ел белән чагыштырганда янгыннарда үлемнәр саны азрак күзәтелә. Быел шушы бер хәл теркәлсә, үткән ел өч үлем очрагы булган.

Янгыннарны булдырмау һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен киң җәмәгатьчелек игътибарына җиткерү максатыннан районда ел башыннан ахырынача күп төрле чаралар үткәрелә. Мәктәпләрдә район янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре катнашында укучылар белән бу хакта ачык дәресләр, практик чаралар уздырылса, торак секторларда күчмә рейдлар даими үткәрелеп тора.

Сентябрь аеннан алып бүгенге көнгә кадәр шундый рейдларга янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре 969 мәртәбә чыккан. Шуларның 104ендә күпбалалы гаиләләрдә, 69ында ялгыз яшәүче өлкәннәр янында, 117сендә имин булмаган гаиләләр дә булганнар. Янгынның аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында 1442 кеше белән инструктаж үткәрелгән.

Рейдларга чыгу да, беренче чиратта, янгыннар күп килеп чыккан җирлекләрне күздә тотып эшләнгән. Әмма, янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре нәтиҗәләр бер дә куандырмый, ди.

Алексей Мутов, район буенча янгын күзәтчелеге бүлеге тикшерүчесе:

-Кайсы гына торак йортка килеп керсәң дә, имин булмаган гаиләрдә аеруча, җыештырылмаган чүп-чар өеме, анда-монда бәргәләгән утыннар, ташланган ягулык-майлау савытлары аунап ята. Мунча һәм ялгыз яшәүче өлкәннәрнең өйләрдә мичләренең торышы начар хәлдә. Я ул тиешенчә сыланмаган, буялмаган, я булмаса тирә-ягы чүпрәкләр өеме белән капланган. Терлекләр азбарындагы яктырткыч лампалар үрмәкүчләр оясы астыннан күренми дә хәтта, алар махсус плафоннар белән капланмаган. Сүз дә юк, күп авылларда электр чыбыкларын тоташтыру буенча белгечләр юк. Әмма, бу очракта авыл җирлеге аша әлеге мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге бар. Үз иминлегебез-үзебез өчен, шуны онытмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгыннар, һәлакәт