Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Парклар һәм скверлар көне узды

Районда Парклар һәм скверлар көненә багышланган күп кенә чаралар үтте.

Исегезгә төшерәбез, 2015 -Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан, Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. 5-6 сентябрьдә республика күләмендә билгеләп үтелүче Парклар һәм скверлар көне агымдагы елның кульминацон ноктасы булды. Бу көнне Татарстан районнарында яңа төзелгән паркларның тантаналы ачылыш, яңартылганнарында да төрле чаралар узды.

Чүпрәледә дә әлеге көннәр кысаларында өч:Чыгарылышлылар, Дементьев исемендәге һәм район үзәгендәге Геройлар Аллеясында халык бәйрәм итте.

-Чыгарылышлылар паркы балалар, оныклар һәм үзебез өчен дә яраткан уырнга әверелде. Биредә хәзер шундый матур табигать,һәркем өчен дә ял итү мөмкинлеге тудырылган. Өч паркта да булдым, һәркайсында җанлы тормыш гөрли, рәхәтләнеп күреп йөрдем. Әллә шәһәр, әллә район җирлеге бернинди аерма юк,-ди Иске Чүпрәледә яшәүче Сания апа Шәрәпова.

Чыннан да бер ел эчендә генә республика районнарына шунда яшәүчеләр өчен уңайлыклы ял итү мохиты тудыруга бюджеттан шактый акча бүленде һәм менә бүген нәтиҗәсе дә нинди гүзәл. Республика Президенты программасы нигезендә райондагы өч парк та бүген ял итү урыннарына әверелде. Спорт белән шөгыльләнү өчен дә күп кенә эшләр алып барыла. Ә инде иң нәни район кешеләре өчен уен мәйданчыклар төзелә.

Чыгарылышлылар паркының гүзәл табигате хозурында әти-әниләре, әби-бабайлары белән килгән балалар бу көнне район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре әзерләгән әкият-күренеш карадылар, төрле уеннар уйнадылар. Иң кызыгы, мөгаен, призлар алу булгандыр.

Күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/7193-den-parkov-i-skverov-v-droghghanovskom-rayone.html адресы буенча карый аласыз.

Дементьев исемендәге паркта килүчеләр өчен экспонатларны күрү генә түгел, эчләренә дә керү мөмкинлеге тудырылды. Парк тарихы белән кызыксынучылар өчен аның бай тарихы бәян ителде, һәр экспонат хакында аерым сөйләнде. Район белем учреждениеләрендә белем алучы укучылар хәрби техника макетлары һәм авиамодельләр күргәзмәсе тәкъдим иттеләр. Бу көнне паркта теләүчеләр кыр кухнясыннан да авыз итә алдылар.

Район үзәк паркында яңа ачылган Геройлар Аллеясында үз тормышлары бәрабәренә якты тормыш бүләк иткән батыр якташларыбызның якты истәлеге искә алынды. Алар хөрмәтенә шигырьләр сөйләнде, җырлар җырланды.

Парклар һәм скверлар көне Чүпрәледә кичке күңел ачу чаралары белән дә дәвам итте. Район башлыгы Александр Шадриков анда катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләп, күңелле яллар теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Парклар һәм скверлар елы