Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә көзге ярминкәләр гөрләде

Үткән шимбә район базар территориясендә Өлкәннәр көне уңаеннан традицион көзге ярминкә узды. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар һәм эшмәкәрләр катнашты.

Ярминкәдә өлкәннәр малина, виктория үсентесеннән алып, көзге мул уңыш - бал, бәрәңге, авыл хуҗалыгы продукцияләрен: бодай, арпа, солы, арыш, мал-туарга кадәр сатып ала алдылар.

-Авыл җирендә яшәгәч, күбрәк, мал-туарга, тавык-чебигә, бодай, арпа ише продукция кирәк. Ел саен ярминкәне көтеп алабыз, оештыручыларга рәхмәт,-диләр Чуваш Чүпрәлесннән килгән өлкәннәр Любовь Кудрявцева һәм Елена Ефремова.

Чыннан да бу көнне өлкәннәр өчен продукциянең муллыгыннан тыш, аларны базар бәясеннән күпкә арзанракка сатып алу мөмкинлеге дә бар иде. Әйтик. бодай-6, арпа, арыш, солы-5әр сумнан, шикәр комының 1 кг-30 сум иде. Печән, салам да арзан хактан тәкъдим ителде. Бал алырга теләүчеләр Иске Шәйморза авылыннан Шәрәфетдиновлар гаиләсенә мөрәҗәгать итә алды.

Өлкәннәр өчен авыл хуҗалыгы продукциясен бушлай алып кайтып бирү дә каралган иде. Әлеге хезмәт район оешмалары, уреждениеләре тарафыннан күрсәтелде. Район халкын социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре исә әби-бабайларның мөрәҗәгатьләрен, гозерләрен теркәп торды.

Ярминкә барышы белән иртән үк, җитәкчеләр: район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов һәм аның урынбасары Айрат Җәлалов, район агроидарә җитәкчесе Ирек Мөхәмәтҗанов һәм башкалар танышып йөрде.

Моннан тыш ярминкәдә чүпрәлеләргә район мәдәниятчеләре концерт программасы белән зур бәйрәм оештырды. Ә 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе пешекчеләре кайнар чәй һәм коймак белән сыйлады.

Елизавета Курикова, Иске Элмәле, 76 яшь:
- Өлкәннәр өчен үткәрелә торган ярминкәне ел да көтеп алам. Быел да чыктым, бодай, он алдым.

Гөлфира Хәнҗәрова, Иске Чүпрәле:

-Өлкәннәргә карата булган игътибар өчен җитәкчеләребезгә рәхмәт. Һәр елны күңелләрне күреп, бәйрәм оештыралар.

Бу көнне район Башкарма комитеты бинасында да #көзгеигелекатнасы кысаларында район белем бирү учреждениеләре тарафыннан кул эшләнмәләре ярминкәсе оештырылды. Һәркем аннан сувенирлар һәм хуҗалык өчен укучылар әзерләгән кирәк-яраклар сатып ала алды.

ФОТОРЕПОРТАЖ Сельскохозяйственная ярмарка ко дню пожилых людей в Дрожжаном 2017

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев