Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәледә Халыкара телләр көнен билгеләп үттеләр

Халыкара телләр көне һәм бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан район мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә узды.

Район җирлегендә яшәүче халык вәкилләренең туган телләрен берләштергән кичәне үзәкләштерелгән китапханәләр системасы һәм райондагы "Таттелеком" электр элемтәсе хезмәткәрләре тулы эчтәлекле һәм кызыклы итеп тамашачы игътибарына җиткерә алдылар.

Дөньяда меңләгән телләр исәпләнә һәм аларның һәркайсы үзенечәлекле. Телләр ярдәмендә кешелек дөньясы бер-берсе аралаша, туганлык җепләре урнаштыра, илкүләм үсеш алып бара.

Чүпрәле районында да бүгенге көндә берничә халык вәкиле яши, әмма алар арасында татар һәм чуваш милләтләренең дуслыгы тарихта борын заманнарга барып тоташа, һәркайсының үз традицияләре һәм йолалары бар.

Кичәдә чыгыш ясаучы район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов һәм Бөтендөнья татарлар конгресының райондагы бүлек җитәкчесе Иршат Закиров һәр кеше өчен туган теленең ни дәрәҗәдә әһәмиятле роль уйнавы хакында әйттеләр.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе Шәүкәт Алиуллов:

-Туган көненнән башлап, гаиләдә бирелгән төп байлык-туган теле кешене гомере буена озата бара. Һәр кеше үз теле белән горурланырга, аның тарихын хөрмәт итәргә тиеш. Оялмыйча үз телеңдә сөйләшү башкалар тарафыннан хөрмәт һәм ихтирам уята.

Бөтендөнья татарлар конгресының райондагы бүлек җитәкчесе Иршат Закиров, тамашачыларны чыгышы белән уйланырга да мәҗбүр итте.

-Телләрен саклый алмаган халык бүген үзе дә юк. Тел ул -милләтнең көзгесе, үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге. Үз туган теленә булган мөнәсәбәте һәм аны саклауга керткән өлеше хакында һәркем уйланырга тиеш,-диде.

Тамашачылар игътибарына татар, чуваш, рус халыкларының милли ризыклары, бию-җырлары, йолалары тәкъдим ителде. "Тателеком" электр элемтәсе үзәге хезмәткәрләре Габдулла Тукай әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр. Оешма җитәкчесе Алмаз Валиуллов Туган теллләр көне уңаеннан җылы теләкләрен җиткерде, кичәдә катнашкан укучыларга бүләкләр тапшырды.

Әдәби-музыкаль кичәдән алынган уңай кичерешләрдән тыш, тамашага килүчеләр башка милләт халкының мәдәниятенә хөрмәт, дустанә мөгамәлә сыйфатларын да алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Халыкара телләр көне