Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн темасы

Чүпрәледә Гаилә көнендә туган сабыйларны һәм аларның әниләрен тәбрикләделәр

15 май - Халыкара гаилә көне. Бу көн Россиядә 1995 елдан бирле билгеләп үтелә. Бу заманда һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя.

Гаилә көне уңаеннан район үзәк хастаханәсенең балалар тудыру бүлегендә яңа дөньяга килгән сабыйларны һәм аларның әниләрен тәбрикләү тантанасы узды.

Әниләрне гаиләләрендә балалар туу шатлыгы белән котларга район ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлсирә Галләмова да килде.

Ул әниләрне бәйрәм белән тәбрик итеп, гаиләнең җәмгытебездә төп урын алып торуы, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне саклауда зур роль уйнавы хакында сөйләде, бәхетле әниләргә бүләкләр тапшырды. ЗАГС бүлегендә "Бәхетле пардан-бәхетле гаиләгә" йоласы нигезендә тапшырылып килүче уенчыкларны бүләк итте.

Ә агымдагы елдагы Гаилә көне исә райондагы дүрт гаилә өчен аеруча истәлекле булып калачак. Яңа Уби авылында яшәүче Мясниковлар гаиләсендә икенче бала- кызлары,Уби авылында яшәүче Чувашовлар гаиләсендә өченче бала- уллары, Түбән Каракитә авылыннан Ханзяровлар гаиләсендә беренче бала- уллары, Яңа Элмәле авылыннан Мискиннар гаиләсендә икенче бала-уллары туган.

Кристина Мясникова, Яңа Уби авылы:

-Гаиләдә бала туу- ул олы шатлык. Ә безнең кызыбызның исә нәкъ менә Гаилә көнендә тууы аеруча күңелле. Көтеп алынган балабыз, без бик шатбыз. Олы кызыбызга бер яшь, менә аңа сеңелкәш тә алып кайтабыз. Исән-имин үсеннәр, бәхетле булсыннар. Гомумән, һәр гаиләгә бәхет, исәнлек белән балаларын үстерүләрен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 15 май Гаилә көне