Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чүпрәледә беренче балага пособие түләнә башлады

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән, 2018 елдан башлап, гаиләдә туган беренче балага айлык компенсация түләнә. Чүпрәледә әлеге пособиены алу өчен беренчеләрдән булып Матак авылында яшәүче Ефрейторовлар гаиләсе мөрәҗәгать итте.

Ирина Һәм Николай 2015 елның июль аенда гаилә коралар. Балачактан бер урамда яшәп, бергә үсәләр. Бүгенге көндә яшь гаилә авылда, ирнең әти-әнисе янында яши. 2018 елның 18 январенда алар гаиләсендә беренче балалары - малай аваз салган иде. Аңа Илья дип исем кушканнар. Шушы көннәрдә алар район халкын социаль яклау идарәсенә килеп, компенсация алу өчен кирәкле документларны тапшырдылар.

Идарә җитәкчесе Антонина Хәлилова әйтүенчә Ефрейторовларга баланың туган көненән исәпләнеп, январь аеннан бер ел дәвамында беренче балага тиешле 8490 сум акча түләнәчәк. Бер елдан соң документларны кабат җыярга туры киләчәк. Чөнки пособие яшәү минимумына карап исәпләнә. Пособие исә бала яшь ярымга җиткәнчегә кадәр түләнә.

- Моннан тыш, гаилә бер тапкыр бирелә торган пособиене (2018 елдан аның күләме 16 мең 350 сум 33 тиенне тәшкил итә), шулай ук, декрет ялында булучы кешегә, бала 1,5 яшькә җиткәнче, баланы тәрбияләү өчен бирелә торган акчаны һәм балаларга 16 яшькә җиткәнче түләнә торган айлык 307 сум күләмендәге пособиене дә алачак. Барлык керемнәр исәпләнеп, район үзәк хастаханәсеннән бала өчен сөт продукциясе алу мөмкинлеге дә бар,-ди Антонина Хәлилова.

Яшь гаилә 2018 елдан башланган мондый түләүләрнең булуына бик шатланган. Гаилә башлыгы Николай эшләсә дә, Ирина студент кына икән әле. Ул Ульяновск шәһәрендә медицина колледжында белем ала.

- Бу акча безнең өчен зур ярдәм. Беренче пособие акчасына әлегә ниләр алачагыбызны белмибез, әмма аны улыбыз өчен кирәк-ярак алуга тотарбыз дип уйлыйбыз, - диләр Ефрейторовлар.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 1 январеннан соң беренче бала тапкан яки беренче баланы уллыкка алган гаиләләр, балага яшь ярым булганчы айлык түләүләргә дәгъва кыла. Әмма аны алуның шартлары бар. Әни дә, бала да Россия гражданнары булырга тиеш. Шулай ук Россия территориясендә даими яшәүләре дә шарт. Өченче һәм төп шарт: гаиләдәге җан башына туры килә торган айлык керем 13713 сумнан артмаска тиеш. Беренче балага тиешле айлык түләүләрне рәсмиләштерү өчен район халкын социаль яклау идарәсенә баланың туу (уллыкка алу) турындагы таныклыгын, гаилә әгъзлаларының 12 айга бүленгән керем турындагы белешмәсен, паспорт алып килергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев