Чүпрәледә алдан тавыш бирү көне узачак
Агымдагы елның 18 сентябрендә Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлачакбыз. "Бердәм Россия" партиясе кандидатларны, үткән еллардагы кебек үк, алдан тавыш бирү юлы белән сайлап ала.
22 майда әлеге мөһим сәяси чара илебезнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда, Чүпрәле җирлегендә дә узачак. Праймериз дип аталучы әлеге кампания кысаларында Чүпрәле районында сигез сайлау участогы эшләячәк. Тавыш бирү вакыты 8.00-20.00 сәгатькә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев