30 апрельдә көннең беренче яртысында Кече Чынлы, икенче яртысында исә Иске Чокалы кустларында агу сиптергеч техниканы кырга чыгарыр алдыннан соңгы карау булды.
Чарада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты. Агу сиптергеч техника парадында барлыгы 24 берәмлек техника катнашты. Комиссия членнары бер рәткә тезелгән агу сиптергеч техникасының һәркайсын аерым-аерым эшләтеп карап, тикшереп, механизаторларга үз тәкъдимнәрен әйттеләр. Гомумән, агу сиптергеч техниканың әзерлеге уңай бәяләнде.
Нет комментариев