Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле ветераннары чираттагы пленумга җыелды

Ветераннар хәрәкәте оешуга нәкъ 30 ел тулды. Шушы уңайдан ветераннарның район советы чираттагы пленумын үткәрде. Аның эшендә район башлыгы Александр Шадриков, җирле үзидарә башлыклары һәм ветераннар оешмалары вәкилләре катнашты.

Чара башланыр алдыннан пленумга килүчеләр Дан Монументындагы мәңгелек ут янына венок куйдылар һәм бер минут тынлык белән Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны искә алдылар. Өлкәннәр Октябрь революциясенең 100 еллыгын да игътибарсыз калдырмадылар, аның һәйкәле янына да венок куелды. ...-Ветераннар оешмасы 1987 елда оешкан иде. Шушы чордан башлап ул районның социаль һәм мәдәни тормышында актив катнашып килә һәм ветераннарның иң җитди проблемаларын хәл итүдә ярдәм итә. 30 ел эчендә ветераннар оешмасы озын һәм нәтиҗәле юл үтте, бүген аны районда иң хөрмәтле һәм абруйлы иҗтимагый хәрәкәтнең берсе дип була. Оешма членнары иҗтимагый - сәяси тормышта актив катнашудан тыш, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә дә өлгерлек күрсәтәләр. Әмма бу юнәлештә без эшне тагын да яхшыртырга тиешбез. Ата - ана һәм мәктәптән тыш өстәмә тәрбия чарасы үткәрү өчен ветераннарыбызның җитәрлек дәрәҗәдә тормыш тәҗрибәсе бар,- диде ул. Ветераннар советы район хакимияте белән дә тыгыз элемтәдә тора. Бергәләшеп өлкән буын кешеләренең проблемалары чишелә, тормыш - көнкүреш сыйфатлары яхшыра. Район башлыгы Александр Шадриков ветераннарны юбилейлары белән тәбрикләде. Аннан соң ул залдагыларны райондагы эшләр белән дә таныштырды. Аның сүзләренчә, механизаторларның һәм автотранспорт хезмәткәрләренең бердәм тырышлыгы белән бөртекле һәм бөртекле - кузаклы культураларны җыеп алу тәмамланган. Һәр гектардан уртача 31,6 центнер уңыш чыккан. Шикәр чөгендерен казытып алу да төгәлләнгән. Хәзер аларны кабул итү пунктларына тапшыру дәвам итә. Киләсе ел өчен туфрак эшкәртү кебек агрочаралар да ахырына якынлаша. Александр Валерьевич райондагы төзелеш эшләренә дә тукталды. Агымдагы елда гына да авыл җирлекләрендә 200 чакрымнан артык юллар төзекләндерелгән. Шуның 170 чакрымга якыны гражданнарның үзара салым акчасына туры килә икән. Район авылларында яшәүче халыкны чиста су белән тәэмин итү буенча да гаять зур эшләр башкарыла. Моның өчен соңгы дүрт елда гына да 450 (!) миллион сум акча тотылган, агымдагы елда 150 миллион сумлык эш башкарылган. Район башлыгы ветераннардан үз җирлекләрендә нинди проблемалар борчуы белән дә кызыксынды. ...Залда тынлык, димәк район җитәкчесенә җиткерерлек моң - зар юк. Сер түгел, моннан биш ел элек кенә халыкның төрле сферага караган канәгатьсезлекләренә чик юк иде, югыйсә. Алай гына да түгел, районда чишелеш тапмаган проблемалар республика җитәкчелегенә дә җиткерелде. Чүпрәле районы ел саен авылларны социаль үстерү буенча республика Президенты программаларында катнаша. Агымдагы елда шундый 37 программа эшли. Димәк, районыбыз үсә, матурая бара, монда яшәү өчен дә шартлар яхшыра. Район башлыгы ветераннарга үзенең иң җылы рәхмәт сүзләрен дә җиткерде. Пленумда элек елларда район советын җитәкләгән Фиркать Җәлалов һәм Иске Элмәле авылы ветераннары советын хәзергәчә җитәкләп килгән Николай Романов чыгышлары да тыңланды. Тормышчан актив позициядә яшәүләре, ветераннар хәрәкәтен үстерүдә һәм камилләштерүдә күп көч куйган бер төркем ветераннар район башлыгының һәм ветераннар район советының Мактау Грамоталары, Рәхмәт Хатлары белән бүләкләнделәр. Фиркать Җәлаловка Региональ иҗтимагый ветераннар оешмасы республика советының Рәхмәт Хаты тапшырылды. Озак еллар Иске Элмәле ветераннары советын җитәкләп килгән Николай Федорович кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев