Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районында үзара салым кертү буенча референдум уза

Бүген Чүпрәле районында үзара салым кертү буенча референдум уза. Беренче тапкыр әлеге чара 2014 елда узган иде.

Халыктан үзара салым кертү авыл җирлекләрендәге социаль-мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, республика бюджетыннан халыктан җыелган акча суммасын дүрт тапкыр арттыру каралган. Шуңа да чүпрәлеләр әлеге мөһим чараның кирәкле булуын аңлыйлар һәм үз тавышларын бирергә дип чыкканннар.

Иске Чүпрәледән Нәзирә һәм Илгиз абый Хәйретдиновлар:

-Ил күләмендә үтүче мондый сәяси чараларны бервакытта да калдырганыбыз булмады. Алай гына да түгел, сайлауларга, референдумнарга чыгуны гражданлык бурычыбыз итеп тоябыз. Район күләмендә соңгы елларда күп эшләр алып барылды. Тирә-як чын-чынлап үзгәрде, матурайды. Болар барысы да шушы җирлектә яшәүчеләр-безнең өчен эшләнә. Шуңа да без үз чиратыбызда хөкүмәт җитәкчеләребез тырышлыгына теләктәшлек белдерегә тиешбез дип уйлыйбыз.

Фирдәүсә һәм Мансур Измайловлар да Иске Чүпрәленең йөзе бик нык үзгәрүен белдерделәр.

Реклама

-Хәзер ял итим дисң, парк бар, кайткан кунакларны алып чыгарга ял итү урыннары, күрсәтерлек җирләребез күп, р аллага шөкер. Җитәкчеләребез тырышлыгы болар барысы да. Ә безнең рәхмәтебез ул-тавышыбыз,-диләр алар.

Район авыл җирлекләрендә сайлау участоклары иртәнге 7.00 сәгатьтә үз эшен башлап җибәрде. Быел күпчелек авыл җирлекләрендә үзара салым күләме 300 сумны тәшкил итә. Дөрес, 500 әр сум җыючылар да бар.

Үзара салым кертү буенча референдум узачак участоклар кичке 20.00 сәгатькә кадәр эшли. Участокларга җитди сәбәпләре булып килә алмаучылар янына, шәхси гаризалары нигезендә, вәкилләр өйләренә йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев