Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле районы авыл җирлекләре рейтингы ни сөйли? (Тулырак язмада)

2015 елның узган ике аенда авыл җирлекләре рейтингының иң югары баскычында Иске Чүпрәле авыл җирлеге тора. Аның артыннан Яңа Элмәле, Алешкин-Саплык авыл җирлекләре бара. Исемлекнең иң соңында -Яңа Борындык авыл җирлеге. Матак, Иске Кәкерле авыл җирлекләре 18-17 урыннарны били.

Авыл җирлекләре рейтингы нинди күрсәткечләрдән чыгып төзелә соң? Иң беренче чиратта, икътисад һәм аның нәтиҗәлелеге анализлана һәм социаль хәленә әһәмият бирелә. Икътисады дигәндә авыл җирлегендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең, гаилә фермаларының, территориясендә никадәр баш мөгезле эре терлекнең барлыгын, салым һәм салым булмаган, шул ук вакытта акча керемнәре, инвестицияләрне күз уңында тотарга кирәк. Һәм авыл җирлегендә яшәүчеләрнең һәм җир күләменә карап, әлбәттә. Социаль ягы исә авылда төзелгән яңа йортлар саны, ягъни квадрат метрлар, шунда яшәүчеләрнең торак белән тәэмин ителеше, эшсезлек күрсәткече, халык санының арту-кимүеннән чыгып билгеләнә. Январь-февраль айларында, мәсәлән, Иске Чокалы, Уби, Яңа Ишле, Городище авыл җирлеге1 кешегә арткан. Һәм Звезда авыл җирлегеннән кала, барысында да халык санының кимүе күзәтелгән. Эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең теркәлүе исә әлеге ике айда Иске Чүпрәле, Иске Шәйморза, Зур Чынлы авыл җирлекләрендә күп булган. Эшләп торучы "Гаилә фермалары" Яңа Элмәле, Городище, Алешкин-Саплыкка туры килә. Эшмәкәрлек белән иң начар шөгыльләнүчеләр булып ел башында Түбән Чәке авыл җирлеге санала. Ә иң күп мөгезле эре терлек саны (1286) - Иске Чүпрәледә. Кече Чынлы, Яңа Ишледә дә күпләп асрыйлар мөгезле эре терлекне. Сыерлар саны исә Шланга, Яңа Элмәле, Яңа Ишле авыл җирлекләрендә күп. Матак, Яңа Борындыкта терлек асрарга яратмыйлар икән.

Ә менә салым һәм салым булмаган керемнәргә килгәндә, бер кешегә туры килгән керемнең иң зуры Яңа Борындык, Иске Чүпрәле, Кече чынлы авыл җирлекләрендә. Бу күрсәткечләрне "ясап", иҗат итеп күрсәтеп булмый, әлбәттә. Һәм "Борындык элеваторы", "Агротранс", "Цильна" җәмгыятьләренең (Иске Чүпрәледә инде күп төрле оешмалар) рейтингның бу төр күрсәткечендә нинди роль уйнаганын да уйлап табу кыен түгел. Бер кешегә туры килгән салым һәм керемнәрнең иң азы - Яңа Элмәле, Звезда авыл җирлегендә.

Ел башына авыл җирлекләрендә, саннар һәм анализларга караганда, хәлләр менә шундыйрак. Саннар артында авылларның төзеклеге, аның киләчәге, яшәү шартларының уңайлылыгы. "Аркылы ятканны буйга алып салырга да иренгәндә" якты киләчәк хыял гына булып калачак, билгеле. Шуңа да бер эшмәкәр әйтмешли, берни дә эшли алмый интеккәндә, һичъюгы бер адым алга атла!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл җирлекләре рейтингы Чүпрәле районы