Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Чүпрәле егетләре Кораллы көчләр сафын тулыландыра

Үткән шимбә көнне чакыру пунктыннан Чүпрәленең биш егетен тантаналы төстә хәрби хезмәткә озаттылар. Булачак солдатлар белән саубуллашырга аларның әти - әниләре, дуслары һәм якыннары килгән иде.

Гадәттәгечә, егетләргә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары айрат Җәлалов һәм ветераннарның район советы рәисе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин хәер - фатыйхасын бирде.Җирле үзидарә башлыклары исеменнән Виталий Землемеров, улын озатырга килгән Азат Садыйков һәм армия хезмәте срогын яңа гына төгәлләп кайткан Илнур Мөшәрәпов белән Богдан Әхмәтханов та солдатка китүчеләргә үзләренең иң җылы теләкләрен җиткерделәр. Егетләребезнең күпчелеген, нигездә, Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округлардагы частьләр көтә. Шуны да искәртик, армия хезмәтен узу яшенә җиткән уллары булган әти- әниләргә борчылырга урын юк - 12 ай шул арада үтеп тә китә, хәзер хезмәт итү шартлары да бермә-бер яхшы якка үзгәрде. Армиядә төп игътибар - хәрби хәзерлеккә бирелә. Солдатлар көндезге аштан соң йоклап алалар, ашханәдә кизү тору да юк, җыештыру эшләрен дә башкармыйлар. Киткәндә үк кәрәзле телефоннардан тыш, кирәк- яраклар салынган сумкалар, банк карталары белән дә тәэмин ителәләр. Якташларыбызның үрнәк хезмәт итүләре турында да ишетеп, белеп торабыз. Алар хакында район газетасы битләрендә дә еш кына язмалар чыгып тора. Бу уңайдан Айрат Җәлалов үзенең улы турында да искәртеп узды. Аның Президент полкында хезмәт итүе, командирларның Рәхмәт хатларына лаек булуы барлык призывникларга да үрнәк булып тора. Хезмәт итү срогы күп булмаса да, якын кешең белән аерылышу һәрвакытта да авыр шул.

Татар Шатрашаны авылы егете Илфат Садыков: "Армиягә бик теләп барам. Хәзер бит хәрбиләргә карата игътибар да нык артты. Элиталы частьләргә эләгәсе иде. Урта мәктәптән соң Сембер шәһәрендәге финанс техникумын тәмамладым. Үземне физик һәм мораль яктан да хәрби хезмәткә әзер дип саныйм".

Әйтергә кирәк, Россия Президенты Владимир Путин һәм хөкүмәт тарафыннан илнең хәрби Көчләрен ныгыту буенча зур кайгыртучанлык күрелә. Армияне яңа техника белән коралландыру, егетләргә хезмәт срогын комфортлы уңай шартларда үтү өчен мөмкинлекләр тудырыла. Солдатка китүче егетләр дә барысы да яхшы булыр дип ышаналар. Иртәнге нәкъ сәгать биштә призывниклар утырган йомшак автобус чүпрәледән Казанга юл алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев