Безнең районда беренче тапкыр
Безнең халык спорт ярата. Футбол, хоккей һәм волейбол турнирларында җанатарларның һәм тамашачыларның ни дәрәҗәдә актив булулары хакында әйтеп торасы да юк. Район үзәгендә үткәрелгән автоузышны карарга да берничә йөз тамашачы килгән иде.
Соңгы елларда республика күләмендә автоспорт зур үсеш алды. Монда республикабыз Президенты, автоузыш остасы Рөстәм Миңнехановның да спортның әлеге төренә мөкиббән булуы йогынты ясыйдыр. Чүпрәледә беренче тапкыр һәм район башлыгы призына узучы автоузышны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Тимур Нагуманов та спортның бу төрен һәръяклап үстергән һәм аңа киң катлам халыкны тарту өчен үтемлерәк чаралар күрергә кирәклеген әйтте.-Районда автокроссны популярлаштыру, спорт- та осталыкны күтәрү һәм яшьләрне автоспорт белән шөгыльләнүгә тагын да активрак тартуны максат итеп куелган әлеге чара һичшиксез үзенең уңай нәтиҗәсен бирер,-ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов. "ВАЗ" двигательле сигез багги махсус билгеләнгән трассада ике төркемгә бүленеп ярышты. Спортчыларның күбесе-Ульяновск шәһәреннән килгән, араларында Россия һәм Италиядә узган ярышларда катнашып, призлар яулаган пилотлар. Шушындый танылган спортчылар арасында Иске Чүпрәле авылыннан Нияз Хафизовны күрү тамашачылар арасында аеруча кызыксыну тудырды.
-Ярышларны оештыруда һәръяклап ярдәм күрсәткәннәре өчен район җитәкчеләренә олы рәхмәтләремнеҗиткерәсем килә,-ди тренер Фәрит Моратов.
Җиңүчеләрне район башлыгы Тимур Нагуманов күчмә кубок һәм бүләкләр белән бүләкләде. Киләчәктә ул кубокларны районыбыз автоспортчылары кулында күрербез дигән өмет калды күңелдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев