Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн темасы

Александр Шадриков район газетасын ике гаиләгә бүләк буларак яздыртты

Татарстанда "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте тарафыннан игълан ителгән традицион "Язылу бүләк ит!" хәйрия акциясе дәвам итә. Яңа елга кадәр теләге булган барлык кешеләр республика басмаларын җәмәгать яки хәйрия оешмаларына, шулай ук өлкән кешеләргә, күпбалалы гаиләләргә яздырып, бүләк итә ала.

Әлеге чарага Чүпрәле муниципаль район башлыгы Александр Шадриков та кушылды. Ул районда нәшер ителүче матбугат басмаларын - "Туган як" һәм "Таван ен" газетасын ике гаиләгә бүләк итеп яздыртты.

-Һәрберебезгә дә һәрвакыт дөнья хәлләреннән, кабул ителгән законнардан хәбәрдар булып тору кирәк. Ә бу мәгълүматларны район газетасы, җомга санына кушымта булып килүче "Атна вакыйгалары"ннан табарга мөмкин,-ди Александр Шадриков.

Район башлыгы үрнәк күрсәтеп, һәрбер игелек акциясен үзе башлап җибәрә. Райондашлар аның Аллаһ йортлары төзелешенә ярдәмен, дин тотучылар өчен хәер ашларын, гомумән, бик күп игелекле эшләр кылуын беләләр. Бу юлысы да Александр Шадриков газетаны язмыш тарафыннан азрак кыерсытылганнарга: Хорновар-Шигали авылында яшәүче, өч бала тәрбияләүче ялгыз әтигә һәм Иске Чүпрәле авылында яшәүче икенче төркем инвалидына бүләк итте.

Хөрмәтле җитәкчеләр! Сезне дә әлеге мәрхәмәтле гамәлгә кушылырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев