Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Универсиадага әзерлек алдыннан

ТР Министрлар Кабинетында үткән чираттагы брифинг та шушы теманы яктыртты. Шулай ук, бу көннәрдә Казан шәһәрендә үтүче берьюлы өч дөнья чемпионаты турында да шактый сүз булды. Әлеге чемпионатларның Татарстан башкаласында узуы да тикмәгә түгел. Ник дисәң, дөнья чемпионатына кергән байдарка һәм каноэда йөзү, академик ишү һәм ату спорты буенча ярышлар...

Брифингта чыгыш ясаган ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов: «Әлбәттә, берьюлы өч дөнья чемпионаты оештыру республика өчен чын мәгънәсендә зур сынау булып тора. Шулай да без әлеге сынау аша Универсиадага әзерлегебезне тагын да ныгыта алачакбыз, кимчелекләр өстендә эшләргә дә мөмкинлек туачак», дип белдерде.

Брифингта шулай ук, Универсиадага гомуми әзерлек турында да сүз алып барылды. Әлеге уңайдан «Казан 2013» башкарма идарәсе генераль директоры Владимир Леонов чыгыш ясап, киләсе елда спортчыларның барысының да Универсиада авылында яшәячәген белдерде. Чыгышында ул спортчыларны ашату, ял итү вакытларын оештыру мәсьәләләренә дә тукталды. Шулай ук, матбугат вәкилләре өчен дә пресс-заллар тиешенчә, кирәкле җиһазлар белән тәэмин ителәчәген әйтте.

Бу көннәрдә үтүче спорт чараларында исә Россиянең күп кенә төбәкләреннән килгән студентларның булуы, шул исәптән Татарстан вәкилләре дә барлыгы әйтелде. Әлеге ярышларны теләгән кеше кереп карый ала, керү исә бушлай оештырылган.

Реклама

Әйтергә кирәк, бүгенге Универсиада объектларының әзерлеген һәм дөнья чемпионатларының оештырылу дәрәҗәсен төрле ил спортчылары бик югары бәяли.

Универсиада барган көннәрдә Казанда берьюлы 27 спорт төре буенча ярышлар узачак, шуңа да чемпионатлар чорында волонтерлар эшчәнлеге аерым игътибарга лаек икәнлеге дә ассызыкланды.

Инде мәгълүм булганча волонтерлар сафын арттыру буенча күптәннән эш алып барыла һәм алар берничә төргә бүленәчәкләр. Ярышларда катнашучы спортчылар һәм кунакларны каршы алуга аерым волонтерлар җәлеп ителгән. Аларның бер өлеше кунакларны Казан аэропортында каршы ала. Катнашучыларның күбесе Мәскәү аша килүен күздә тотып, волонтерлар Мәскәүдә дә эшләячәк-спортчылар, дәрәҗәле кунакларны каршылап, Казанга баручы рейска кадәр озатачак. Шулай ук волонтерлар спорт уеннары барышында да спортчылар янәшәсендә булачак. Гомумән, Универсиада барышында барлык юнәлешләрдәге волонтерлар да зур булышлык күрсәтәчәк. Әлеге чемпионатлар чорында да барлыгы 1200 волонтер җәлеп ителгән. Бу хакта Владимир Леонов үз фикерен белдерде: "Иртәнге сәгать өчтә аэропорттан төшкәндә сине йөзендә елмаюы балкыган волонтер каршылый икән, бу көнне үткәрүгә өстәмә күңел күтәренкелеге өс-тәячәк". Волонтерлар арасында шулай ук, Россия төбәкләре вәкилләре янәшәсендә, республика уку йортларында белем алучы укучыларыбызны да күрергә мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Универсиада2013