Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Яңа Кәкерле төп мәктәбе укучысы-IT Чемпион

1 июнь-Халыкара балаларны яклау көнендә Казан шәһәрендәге IT-паркта беренче IТ-Чемпионнарны бүләкләү тантанасы булып үтте.

"IT-чемпион" республика бәйгесе Татарстан Республикасы Элемтә һәм мәгълүматлаштыру министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылды. Бәйге ике төрле номинациядә үтә. Тантанада "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясе буенча беренче этап нәтиҗәләре чыгарылды.

Бүләкләү тантанасында Татарстанның төрле төбәгеннән җыелган 153 IТ-Чемпион iPad планшетына ия булды. Иң беренче 10 укучыга аларны шәхсән Татарсnан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.

-Җиңүчеләр арасында авыл җирлегеннән булучылар аеруча куандыра. Димәк, интернет челтәре республикабызның барлык почмакларына да барып ирешкән дигән сүз. IТ-Чемпионарга була Татарстанда электрон хезмәт күрстүдән күп кеше файдалана башлады. Без хәзер бу юнәлештә Россия Федерациясе регионнары белән генә түгел, ә Эстония, Сингапур кебек илләр белән ярышабыз. Бәйгенең алдагы этаплары Татарстанны дөньяның иң эре илләре арасында лидерлыкка чыгарга мөмкинлек бирер дигән ышанычта калабыз. Электрон хезмәтләр порталы вакытны һәм акчаны экономияләү ягыннан да бик нәтиҗәле, -диде ул чыгышында.

"IT-чемпион" республика бәйгесенең 1 нче этабында, "Иң актив мәктәп укучысы" номинациясендә 216дан артык укучы катнашкан. Аларның логиннары дәүләт хезмәтләре порталында 250 мең шәхси кабинетта сакланган.

Республиканың һәр муниципаль районыннан 3 иң актив укучы җиңүче билгеләнгән. Шулар арасында Чүпрәле районының Яңа Кәкерле төп урта мәктәбеннән 7 нче сыйныф укучысы Айваз Закиров 2918 балл җыеп лидер булган (җитәкчесе информатика укытучысы Рамиль Абрахманов).

Белешмә өчен. "IT-чемпион" республика бәйгесе ике номинациядә үтә: "Иң актив мәктәп укучысы" һәм "Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү Порталының үсеше".

Беренче номинациядә укучылар өлкәннәргә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү Порталында uslugi.tatarstan.ru регистрация үтәргә ярдәм итәләр. Биредә барлык төр хезмәтләр һәм түләүләр башкарыла. Әлеге номинациядә бәйге 3 этапта үтә: 1 марттан 24 майга кадәр, 25 майдан 1 сентябрьгә кадәр, 2 сентябрьдән 20 декабрьгә кадәр.

Икенче номинациядә укучылар электрон хезмәтләр һәм сервислар өлкәсендәге үзләренең кызыклы фикерләрен, дизайн һәм PR, программалаштыруда иҗади сәләтләрен күрсәтә алалар. Бу номинациядәге эшләр 1 майдан 3 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс ITЧемпион